Логотип Магариф уку
Цитата:

Февраль аенда Казанда «Яңа китап фестивале» узачак

4 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең «Яңа китап фестивале» узачак. Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программалары, лекцияләр, экспертлар белән очрашул...

4 нче февральдән 6 нчы февральгә кадәр Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгенең «Яңа китап фестивале» узачак. Чара кысаларында кунаклар өчен концерт программалары, лекцияләр, экспертлар белән очрашулар, күргәзмәләр, шулай ук махсус проектлар әзерләнә, алар арасында экскурсияләр һәм «Смена» лейблын ачу да бар.
«Кызганычка каршы, пандемия белән бәйле чикләүләр аркасында, быел бөтен кеше өчен гадәти китап ярминкәсен уздырып булмаячак, әмма шуңа да карамастан казанлыларның фестиваль атмосферасына күмелә алуларына без бие шат, – дип хәбәр иттеләр чараны оештыручылар. – Кунакларны уникаль чараларга бай өч көн көтә. Шулай ук бу көннәрдә шәһәрлеләрнең «Смена»да Казан рәссамнары һәм музыкантларының масштаблы экспозиция проектын карау мөмкинлеге дә булачак.
Фестивальгә керү билгеле бер вакытка бәйле рәвештә бушлай алдан теркәлү буенча гына мөмкин. Әгәр чарага килү мөмкинлеге юк икән, оештыручылар билеттан баш тарту яки үзәк белән турыдан-туры элемтәгә керү турында сорый. Мондый очраклар өчен фестивальне оештыручылар барлык теләүчеләргә бушлай китаплар китерүне оештырачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.
Фестиваль «Смена» Заманча мәдәният үзәге һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ