«Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» дип аталган өч томлык басма дөнья күрде

«Татар-информ» агентлыгында даһи шагыйребезгә багышланган «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» өч томлык басмасының нәшер ителеп бетүе уңаеннан матбугат җыелышы булды. Анда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Марсель Ибраһимов, фәнни хезмәткәрләр Азат Ахунов, Ләйсән Надыршина яңа басманың төзелеше белән таныштырды.

Томлыкның беренче китабы 2018нче елда дөнья күрсә, менә калган томнарны берьюлы тәкъдим итәргә булганнар. Беренче томда шагыйрьнең балачагы, Уральскида узган гомере, шигърияткә аяк баскан мәле чагылдырылса, икенче, өченче томнар 1907 елның ахырыннан алып 1913 елга кадәр дәвам иткән Казан чорын бәян итүгә багышланган.

Икенче, өченче томнарда Тукай даирәсе, әдип аралашкан шәхесләр, шагыйрьнең сәяхәтләре, кыскасы, шул дәвернең мәдәни вәзгыяте күз алдына китереп бастырыла. Шагыйрь кемне үз күргән, кемнәр белән каршылыкка кергән – шулар калку итеп күрсәтелде. Яңа басмада дөнья күргән архив чыганаклары, хатлар, көндәлекләр, истәлекләр, журнал һәм газета мәкаләләре, төрле оешма-учреждениеләрнең рәсми документлары шул заманның милли-мәдәни мохитен шактый яхшы тасвирлый. Хроника ике телдә, татарча һәм русча әзерләнде, урыс телле укучылар да татар әдәби мохите, әдипләреннән хәбәрдар булсын өчен махсус шулай эшләдек, – дип сөйләде Марсель Ибраһимов.
Ләйсән ханым үз чиратында шагыйрьнең Казанда аралашкан дуслары, фикердәшләре турында мәгълүмат бирде.

«Тукайны яхшы беләбез кебек. Ни дисәң дә аны йөз елдан артык өйрәнәбез инде. Дөрес, совет дәверендә, 1917 елга кадәр булган барча әдәбият инкыйлабны якынайтуга хезмәт итте, дип аңлаталар иде. Шагыйрьне һәйкәл итеп куйдылар да, безгә сокланырга гына калды. Сер түгел, Тукайның шактый иртә вафат булуында милләтебезне дә гаепләргә тырышучылар да аз түгел. Аңа ярдәм итәргә, шул мохиттән йолып алырга тырышучылар да була, югыйса. Әмма аның үҗәтлеген җиңә алмыйлар. Әле архивларда, чит илләрдә әдипкә кагылышлы яңа материаллар булырга мөмкин. Эзләнү-тикшеренүләрне дәвам итәргә кирәк. Ни кызганыч, тукайчы галимнәр бетеп бара», – дип белдерде үз чиратында Азат Ахунов.

“Заманында зыялыларыбызны җәдитчеләргә һәм кадимчеләргә бүлеп өйрәнгәннәр. Без бу эштән баш тарттык. Әнә Сәгыйт Рәмиев Тукайның дусты була. Әмма ул “Бәянел-хак” газетасына эшкә кергәч, Тукай аны тәнкыйтьләргә, “чеметергә” тотына. Совет тәнкыйтьчеләре тарафыннан кадими саналса да, үз вакытында бик күп мәшһүр затларыбыз әлеге газета битләрендә чыгыш ясаган” – дип галимнәр бик күп нәрсәнең гади генә булмавын шәрехләде.

Озын сүзнең кыскасы, Тукай иҗаты, гомумән, егерменче гасыр татар милли-мәдәни тормышы белән кызыксынучылар өчен бик яхшы чыганак булачак бу томнар.

Рәшит МИНҺАҖ

Җомга көнне сәгать икедә әлеге хезмәт Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.