«Гаилә һәм мәктәп» журналының июль санына күзәтү

Туган телебезне саклау һәм үстерү  зарурлыгы журналыбызның бу санында да төп тема булып кала. Инде ничәмә еллар, Татарстандагы район үзәкләрендә һичъюгы бер татар мәктәбе булырга тиеш, дип киләбез. Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчеләре дә әлеге зарурлыкны тәкрарлап тора, күптән түгел генә Татарстан Республикасы Президенты каршында  оешкан Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та , район җирләренә барган саен, бу зарурлыкны хакимият башлыкларының исенә төшерә. Әмма  түрәләребез кымшанырга ашыкмый. Бу уңайдан журналыбызга интервью биргән («Ана телеңнән ничек йөз чөермәк кирәк?»)  Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов сүзен, фикерен кистереп әйтте. «Район җитәкчеләренең сәяси ихтыяры булса, ата-аналарга милли мәгарифнең никадәр зарур булуын аңлатсалар, мондый проблема тумас иде. Арчада да татар мәктәбе ача алмауларын аңлавы кыен. Тукайның ватаны булган төбәк, ни кызганыч, урыслашып бара», – дип сөйләде ул безгә.

Кырым татарларын без мөмкинлек чыккан саен, кайчагында бер сәбәп-сылтаусыз да якларга тырышабыз. Әнә яһүдләр, геноцид темасын күтәреп алып, газета-журналларда язып кына түгел, зур-зур, дәрәҗәле мөнбәрләрдән, әледән-әле, шушы фаҗиганы кешелеккә искәртеп тора. Без-татарлар да шундый булырга тиеш.  Расиха Фаизованың «Очраклы таныш телендә – очраксыз тарих», Сөмбел Таишеваның «Кырым – Россия күкрәгендәге роза таҗы» юлъязмасы, Кырымга барып кайтуларының нәтиҗәсе – шул җөмләдән. Кырым татарлары дигәннән. Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков безне, Кырым татарлары белән Казан татарларын, бер халык – ике милләт, дип исәпли.

Әле кайчан гына, татар киносы юк, кино төшерү өчен миллион сумнар кирәк, дип аһ ора идек. Алай түгел икән бит. Берничә миллионга да аһ! итәрлек, менә дигән фильмнар төшереп була. Талантлы, яшь урыс режиссерларының Ватсап аша таратыла торган, аз бюджетлы фильмнары моны күптән раслады инде.  Дөрес, «Исә Болгар җилләре» дигән булыр-булмас фильмга миллионнар түләп авызыбыз пеште дә, зур бюджетлы картиналар төшерүдән курка башладык бугай без. Тегесе дә, монысы да кирәк. Әлбәттә, акча бирсәң, баштан алып ахырга кадәр нәрсәгә акча түгүләрен даими  контрольдә тотарга кирәк. Әнә башкортлар Мостай Кәримнең бер  әсәреннән бик шәп фильм («Сестрёнка») төшертүгә иреште. Нигездә, русча барса да, анда башкорт теле даими яңгырап тора.  Нигә безнең шундый фильмыбыз юк?! Ни кызганыч, мәшһүр артистыбыз Фирдәвес Әхтәмова уйнаган  «Бибинур»ыбыз да татарча фильм булып бетә алмады. Сәер инде: кайбер режиссёрларыбыз, яхшы фильм төшерәм, дип Татарстан Хөкүмәтеннән биш-алты миллион евро сорап яткан бер мәлдә, гап-гади бер мәктәп, тәгаен әйткәндә, башкалабызның 180 нче гимназиясе, үз укучыларын, укытучыларын җәлеп итеп, «Авторучка» дигән тулы метражлы татарча фильм төшереп сөендерде. Журналистыбызга әлеге картинаның ничек булдырылуы турында гимназия директоры, фильмның төп продюсеры Илдар Сәяхов сөйләде.

Татар булып тудым, эшлим, яшим!

Тугры калам биргән антыма.

Үз телемдә генә ача алам

Серләремне газиз халкыма.

Горур, бердәм, тырыш-үҗәт булсак,

Ил кырында чәчәк атарбыз!

Татар булып, сокландырып яшик,

Күршеләр дә әйтер: татар без! –

дип яза журнал укучыбыз, Мөслим районында яшәүче, алтын куллы, шагыйрь күңелле, җор телле Рүзәл Минһаҗев. Яңа санда укучыларыбыз игътибарына аның шигырьләре тәкъдим ителә.

20 июль – халкыбызның көтеп алган, якын-ерак туганнарны чакырып сыйлый торган Корбан бәйрәме. Корбан гаетенең хасиятләрен «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов бәян итә.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.