«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны нинди ул?

Бүгенге гаиләләрдә ике-өч кенә бала үсүе турында сүз чыкса, «табуы бер хәл, әле аларны багасы да бар ич», дип аклана хәзерге әти-әниләр. Балтач районының Пыжмара авылында гомер кичерүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар, киресенчә, җан биргәнгә – җүн бирә, дигән фикердә тора. Шул фикерне раслап, унбиш балага – тугыз малайга һәм алты кызга гомер-тормыш биреп, тәрбияләп үстергән алар. Хәер, Илүс белән Зөһрә исемле балалары  әле мәктәптә укып йөри. Шик юк: алар да абый-апалары кебек тырыш, хезмәт сөючән булып үсәр, сынатмаслар, сер бирмәсләр.

«Үзебез шикелле эш кешеләре булырлар, дип, өметләнеп үстердек. Шуңа да йөзгә кызыллык китермәделәр. Укуга килгәндә, кемнең көче күпмегә җитә, шулай укыды. Араларында әйбәт билге алганнары да, бераз авыррак барганнары да булды. Без күбрәк тәртип-инсаф ягына басым ясадык», – дип аңлата бала тәрбияләү серен гаилә башлыгы Хәбир Мөхәрләмов         (журналыбызның сентябрь саны әлеге ишле, тату гаилә турындагы «Буш тормаучы капка төбе» дигән язма белән ачыла).

Чыннан да, тәрбия эшендә иң мөһиме – нәкъ менә тәртип-инсаф ягы. Адәм баласында кешелеклелек, мәрхәмәт, тәүфыйк дигән сыйфат-холыклар аксый икән, бер-бер бәла килеп чыгасын көт тә тор. Баланың өс-башын, сәламәтлеген кайгыртудан да әһәмиятлерәк бу таләп. Гаиләдә рухи имгәк үссә, ул тора-бара әти-әнисенә, туганнарына гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләренә, авылдашларына, шәһәрдәшләренә дә кайгы-хәсрәт китерергә мөмкин. Быелның көзендә шундый бер имгәк – «тәмуг кисәве», башкалабызның 175нче мәктәбенә бәреп кереп, җиде укучының, ике укытучының  җанын кыйды. Шушындый аянычлы хәлләрне күздә тотып, «Иң әүвәл балага тәүфыйк сорыйк» дип яза Казаныбыздагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин. Ислам казанышларын тәкрарлап икенче бер дин әһеле – «Бишбалта» мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый бала тәрбяләү эшен сабыйларыбызга милләтебез, динебез өчен гадәти, табигый булган исем кушудан башларга чакыра.

 Гомумән, бала табу, бала багу – зур җаваплылык ул. Әгәр тәрбия эшен үзагымына куясың, тормыш үзе сабак бирер, эзгә бастырыр әле дип әлеге изге, зур эштән читләшәсең икән, 175нче мәктәптәге кебек фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларның  Актанышта булган август конференциясендә, әлеге фаҗигане искә төшереп, тәрбия эшенә кул селтәгән җан кыючы егетнең ата-анасы да җаваплы икәнлеген искә төшерде. Гаилә дигән изге төшенчә белән санлашырга теләмәү балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә кыен, төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерә («Узгынчы»).

Билгеле, һәр әти-әни дөньяга килгән сабыена тәрбия, аң-белем бирергә тели. Ни кызганыч, экология бозылу аркасындамы, нәселдән килгән авырулар сәбәплеме, сәламәтлекләре мактанырлык булмаган балалар да туып тора. Аларның да яшьтәшләре кебек мәктәпкә йөреп укыйсы, гыйлем үрләрен яулыйсы килә. Шундый балаларны укыту үзенчәлекләре турында журналыбызда тәфсилле язма урнаштырылды («Инклюзив мәктәп укучысы Анель Имамиев: «Тормыш кырыс тәҗрибәләрдән торган ачы хакыйкать икән»).

Бу уку елының үзенчәлекләре, гомумән, мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр хакында укучыларыбызга Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте («Укытучы-укучы чылбырын өзмәскә иде»).

Тәрбия  эшендә иң мөһим таләп-бурычларның берсе, әлбәттә, баланы эш-һөнәргә өйрәтү. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип тиккә генә әйтеп калдырмаган бабаларыбыз. Адәм баласы эштән чирканмаса, беркайда да, беркайчан да югалып калмый. Инде яраткан эшенең остасына әверелсә, әҗере дә мул булачак, иркен яшәргә җитәчәк. «Осталар шәһәрчеге», «Керамика» дигән язмаларда һөнәр үзләштерү серләре ачыла.

Журналыбызның бу санында да якын кардәшләребез – Кырым татарлары тормышын яктырткан «Бакчасарай кыйссалары» дәвам итә.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.