Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә» китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты

Казанның 27 нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты. Китапханә ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсга...

Казанның 27 нче «Гаилә» дип исемләнгән китапханәсе төзекләндерелгәннән соң үзенең ишекләрен ачты. Китапханә ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һ.б. булды.
«Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Резедә Исмәгыйлева әйтүенчә,  биредә 50 меңгә якын экземпляр китап бар, шул ук вакытта укучылар «Литрес» сайтыннан электрон китаплар укый ала. «Әгәр нинди дә булса китап бездә булмаса, заказ бирә алабыз һәм аны өч көн эчендә алып китереп бирәчәкләр. Китап уку – бер, балаларга китап авторлары турында күбрәк сөйләргә, иҗат әһелләре белән иҗади очрашулар да үткәрергә кирәк. Шуның өчен балалар һәм ата-аналар өчен әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар булыр дип уйлыйм. «Гаилә» китапханәсе хезмәткәрләре гаиләләрне китап укуга җәлеп итүне төп концепция итеп билгеләгән. «Теләгән һәркем монда килеп йөри ала. Якын-тирә йортларда яшәүчеләр инде кызыксына, килә башлады. Кызыксындыру чаралары булыр, балалар, яшьләрне җәлеп итә алырбыз дип өметләнәм. Китапханәдә барлык шартлар да бар: балаларны биләү, шахмат бүлмәләре, әйберләрне куяр өчен ачкычка бикләнә торган тартмалар һ.б», – ди ул.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ