Бу җомгада, 10 декабрь көнне, Казанның «Гаилә» мәчетендә «Бүгенге көндә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы» дигән түгәрәк өстәл була.
«Фикер алышуда дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Чараның кунаклары: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов гаиләсе һәм башкалар», — диде «Гаилә» мәчете матбугат үзәге хезмәткәре Люзия Шәмсиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, гаилә проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлләр циклын башлап җибәрүнең максаты — гаиләне саклап калу. «Фикер алышуның беренчесе уллар һәм кызлар үстерү тәҗрибәләре мәсьәләсенә кагылачак», — диде ул.
«Бүгенге көндә яшьләрнең гаилә кора алмау проблемасы» түгәрәк өстәле 17.00 сәгатьтә башлана.
«Татар-информ» материаллары буенча