Кирәкле әйберләр:
- 2 литр су
- 500 г бәрәңге
- 1 суган
- 1 кишер
- 200 г төсле кәбестә
- 100 г шампиньон
- 100 г каймаклы эретелгән сыр
- 1 аш кашыгы атланмай
- 1 аш кашыгы үсемлек мае
- тоз
- борыч
Әзерләү:
Тозлы суы кайнап чыккан кәстрүлгә башта чистартылган һәм вак итеп шакмаклап туралган бәрәңгене салабыз.
Суганны – шакмаклап, кишерне – озынча итеп, гөмбәне пластинкалап турыйбыз, кәбестәнең укмаш чәчәкләрен да әзрәк ваклыйбыз да атланмай эреткән табага озатабыз. Аз гына кызарганчы тотабыз.
Шул вакытта әзер бәрәңгене бераз изәбез, ә сырны шакмаклап турыйбыз.
Яшелчәләрне бәрәңге янына салабыз, кайнар хәлгә җиткәч, сыр өстибез.
Тыныч утта сырның эрегәнен көтәбез. Тәменә карап, тоз һәм борыч өстибез. Уттан алып, 15-20 минут торганнан соң, тәлинкәләргә бүләбез.