Логотип Магариф уку
Цитата:

Галәмдә ничә планета бар?

Балалар бакчасы тәрбиячеләренең эше – педагогик олы хезмәт. Матди яктан аларның хезмәтләре түбән бәяләнсә дә, эшләре авыр, катлаулы һәм четерекле. «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Йолдызларга к...

Балалар бакчасы тәрбиячеләренең эше – педагогик олы хезмәт. Матди яктан аларның хезмәтләре түбән бәяләнсә дә, эшләре авыр, катлаулы һәм четерекле. «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Йолдызларга карап» конкурсында катнашкан тәрбиячеләр юллаган язмалар белән танышып чыккач, түбәндәге нәтиҗәне ясадым. «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», дигәндәй, минем бу әйткән фикерләремнең икенче юлы башка иҗади бәйгеләрдә катнашырга ниятләгән тәрбиячеләргә дә файдасы тияр, дип уйлыйм.
Казандагы 129 нчы балалар бакчасыннан Наилә Гыйззәтуллинаның «Серле планеталар» дигән язмасына (Магариф.РФ, №176) тукталып китик. Биредә максат куелган, әмма максат бурычларга әверелеп киткән. Гомумән, тәрбиячеләр ни өчендер максат һәм бурычлар белән шөгыльләнәләр. Фактта өч бердәм максат бик җиткән һәм ул үз вазифасын даими рәвештә  башкара ала. Эшнең уңай якларыннан, татар язучылары, шагыйрьләренең әсәрләре балалар каршында укыла. Гомуми булган хата – Плутон планетасын Кояш системасына кертү хәлне тискәре якка үзгәртте.
Апастагы «Салават күпере» балалар бакчасыннан Ләйсән Әхмәтшинаның «Галәм киңлекләре» дигән язмасында да (Магариф.РФ, №176) өч бердәм максат бурычлар белән вакланыла. Эшнең уңай ягы: балалар белән уеннар оештыру булса, гомуми хата – биредә дә Плутон Кояш системасында планета буларак яшәп кала.
Балтач бистәсендәге 2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Раилә Газыймованың «Лунтикка ярдәмгә» язмасында (Магариф.РФ, №174) Галәмгә бәйле сүзлек составы бик ярлы күренә. Уңай як: биредә музыкаль бизәлеш һәм математик күнегүләр бар. Кояш системасы Нептун белән чикләшә. Әмма Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы истән чыгып киткән. Әгәр шул бәйләнеш булса, язмасы тагын да уңышлырак булып чыккан булыр иде.
Казандагы 134 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфирә Сабирҗанова «Галәмгә серле сәяхәт» исемле сценарий (Магариф.РФ, №172) төзегән. Әмма сценарийда  Туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге елы читтә калган.  Югыйсә  2021 елның Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын космос тематикасы белән бик тә уңышлы бәйләп булган булыр иде.
Казандагы 114 нче балалар бакчасыннан Миләүшә Сабирҗанова белән Гөлия Хөснетдиноваларның «Космоска сәяхәт» исемле шөгылендә (Магариф.РФ, №172) өч бердәм максат дөрес итеп куела. Уеннар игътибарга лаек, әмма бертөрлелек хөкем сөрә. Музыкаль озатулар да балаларга җиткерелми.
Чаллыдагы 4 нче «Шаянкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Нәгыймованың «Галәм киңлекләрендә» дигән язмасында (Магариф.РФ, №171) уеннар шактый зур урынны били. Әмма шөгыльдәге бертөрлелек язманы бик үк бизәми.
Шул ук балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Шәрипова да «Галәм – серле дөнья» дигән язмасында (Магариф.РФ, №174) максатны бурычлар белән ваклый. Шөгыльдә музыкаль яңгыраш бар. Космос сүзе дә балаларга төгәл итеп җиткерелә. Әмма Плутонны Кояш системасындагы планета рәтенә кертүе язманың беркадәр кыйммәтен югалта.
Казандагы 328 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хуҗинаның язмасы рус телендә – «Космическое путешествие с Лунтиком» (Магариф.РФ, №175). Минемчә, татар телле тәрбиячегә космик сәяхәтләрне ике телдә алып бару мөмкинчелеге бар. Ул вакытта Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына шактый мул  өлеш керер иде дигән өмет белән калам.
Биектау районы Ямаширмә авылыннан «Йолдыз» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Мифтахованың «Исәнме, космонавт!» дигән интеграль белем бирү эшчәнлегендә (Магариф.РФ, №176) балалар катнашындагы уеннарга кирәкле җиһазлар күп тупланган. Космик табышмаклар да урын алган. Әмма үз язмасында Плутонның Кояш системасына кертүе белән эшне фәннилектән ераклаштырган.  
Буадагы «Сказка» балалар бакчасы тәрбияче Гөлнара Сәгыйтованың шактый тирән эчтәлекле «Незнайка познает космос» язмасының эчтәлеге, ни кызганыч, ике теллелектән ерак тора. Шөгыль бары тик рус телендә алып барыла. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын Буа шәһәрендәге әлеге балалар бакчасы тәрбиячеләре киләчәктәге үзләрендә уздырасы шөгыльләрдә искә алырлар  дигән өметтә калам.
Ә шулай да «Йолдызларга карап» конкурсының «Иң яхшы шөгыль» номинациясендә кайсы тәрбияче җиңүче дип табылды соң? Һәм, әлбәттә,конкурска алынган язмалар арасында мондый мактауга лаеклысы да бар. Тик кайсысы диярсез? Анысы хакында киләсе язмаларыбызның берсендә. Шуңа да «Мәгариф» журналы сайтын даими карап, укып барыгыз.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ