Гайморитны дәвалыйбыз

Бакча баласы да, мәктәп укучысы да  борыны авыртуга зарланырга мөмкин. Гадәттә, ул салкын тию яки вируслы авыру нәтиҗәсе булып тора. Табиб киңәшләрен үтәмәгән яисә дәвалау уңай нәтиҗә бирмәгән очракта, балада гайморит башлана. Гайморитның сәбәпләре, аннан саклану чаралары турында без Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-отоларингологы Илмира Илдар кызы Нифталиева белән сөйләштек.

– Нәрсә ул гайморит?

– Гайморит – ул өске казналык куышлыгының лайлалы ярысы ялкынсыну. Борыннан «су» ага икән, димәк, тышчаның үзлеге әлегә сакланып калган. Томау төшкән очракта аны тагын да ныграк ялкынсындырырлык чаралар кулланырга, мәсәлән, җылытырга ярамый. Авыруның агышына карап, гайморит ике – кисәк каты авыру һәм хроник төрләргә бүленә. ОРВИ, җил чәчәге, скарлатина һәм башка төрле йогышлы авырулардан өзлегү нәтиҗәсендә, балаларда кисәк кенә гайморит башланырга мөмкин.

Авыруның башлану сәбәбеннән чыгып, аның риноген, гематоген, одонтоген, травматик, аллергик формалары ачыклана. Ә инде авыруның ничек баруына карап, аның катараль, ягъни лайлалы ярының ялкынсынуын яки үлекле гайморит булуын билгелиләр.

– Балаларда гайморит ничә яшьтә күзәтелә башлый?

– Дәвалау авыр һәм авыруның катлаулану очраклары күп булу сәбәпле, ул куркыныч чир булып санала. Гадәттә, бу авыру белән балаларның 6-9 проценты интегә, шуңа күрә борыннан маңка агу 7 көннән узып китсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Стресс яки гормональ үзгәрешләр күзәтелгәндә, балаларның иммунитеты түбәнәя. Шуңа бәйле рәвештә, аларны гайморит белән авырырга мөмкин булган яшь төркемнәренә бүлеп карыйлар:

– балалар бакчасына йөри башлаган 3 яшьлекләр;

– мәктәп режимына күчүче 7 яшьлекләр;

– гормональ үзгәрешләр башланган 11-13 яшьлекләр;

– югары уку йортларына керергә әзерләнгән
16-18 яшьлекләр.

– Гайморитның беренче билгеләре нинди?

– Борыннан атна-ун көн дәвамында маңка акса, температура күтәрелсә, хәлсезлек күзәтелсә, сулыш алу авырлашса, бит, күз, борын тирәсендә авырту барлык-
ка килсә, борыннан тамакка маңка төшү аркасында йөткерү кузгалса, кичекмәстән лор-табибка яки пе-
диатрга барырга киңәш ителә.

– Бу авыруга каршы нинди профилактик чаралар кулланып була?

– Беренче чиратта – суык тию һәм ОРВИдан саклану. Шулай ук туңмаска, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә киңәш ителә. Аннан соң иммунитетны ныгыту мөһим. Моңа түбәндәгеләр керә:

  1. Дөрес туклану. Организмның нык булуы турыдан-
    туры эчәкләргә бәйле. Шуңа да иммунитетның көчле булуы 70 процентка дөрес туклануга бәйле. Д витаминын кулланырга кирәклеген дә онытмагыз!
  2. Физик актив булу. Ул кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашын көчәйтә.
  3. Чыныктыру. Организм сау-сәламәт булганда, аны әкрен генә чыныктырырга кирәк. Юеш сөлге белән сөртенә башлап, берничә процедурадан соң, контраст душ кабул итүне сынап карарга була. Салкын душны аяк балтырларыннан башларга кирәк. Саф һавада еш булу да яхшы нәтиҗә бирәчәк.
  4. Кискен һәм хроник авыруларны вакытында дәвалау.
  5. Диспансерда исәптә торган балаларны планлы рәвештә табибка күрсәтү.
  6. Еш авыручан балаларга пневмококка каршы прививка ясатырга киңәш ителә.
  7. Салкын тигәндә, табиб киңәшләрен төгәл үтәү.
  8. Черек тешләрне дәвалау.
  9. Кабат гайморит белән авыртып киткәндә, сулыш алырга ирек бирмәгән сәбәпләрдән хирургия ярдәмендә котылу.

– Гайморит белән интеккәндә, антибиотиклар кулланыламы? Өйдә генә дәваланып буламы?

– Бу авыру амбулатор рәвештә дә һәм стационарда да дәваланырга мөмкин. Аны кайда үткәрү чирнең көченә карап билгеләнә. Атна-ун көн дәвамында амбулатор дәваланган балада яхшы якка үзгәреш күзәтелмәсә, аны хастаханәгә салып дәвалыйлар.

Катараль гайморит диагнозы куелганда, антибиотиклар кулланылмый. Иң мөһиме – килеп чыккан һәрбер яңа үзгәреш хакында вакытында табибка җиткерү. Соң куелган яисә вакытында ачыкланмаган диагноз аркасында чир катлауланачак, һәм кеше тормышына зыян китерүе ихтимал. Авыру күзгә һәм башка күчәргә дә мөмкин.

– Халыкта бер тапкыр гайморит белән авырган балада чир кабатланырга мөмкин дигән сүз йөри.

– Иммунитеты түбән, тамак-борын төзелешендә анатомик үзгәрешләр булганда, бала гайморит белән әле күп тапкыр чирләргә мөмкин, шуңа күрә эшне, иң беренче чиратта, әлеге билгеләрне бетерүдән башларга кирәк.

Рамилә Нотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.