Логотип Магариф уку
Цитата:

Георгий Ибушев - тәрбияче?

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа, язмыш” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Җылы, ихлас очрашу тәэсире...

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәгендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның “Рәхмәт сиңа, язмыш” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Җылы, ихлас очрашу тәэсиреннән йөрим бу арада. Бик тәрбияви чара булды бу очрашу. Затлы концерт.


 

Мин аңа очрашканда: “Ник Сез булган белемнәрегезне, сәләтегезне яшь буынга тапшыру өлкәсендә эшләмисез?”– дигән сорауны бирәм. Бу соравыма ул: “Җырчылар әзерләүче педагоглар миннән башка да җитәрлек хәзер, – дип, елмаеп җавап бирә. – Мин бит педагогик вуз тәмамламадым, җырчы булырга укыдым, шуңа да профессиямә иң тугры кешеләрнең берсе. Ә киңәш сорап килгән кешеләргә бервакытта да каршы килгәнем юк...”


Георгий Ибушев – җырчы гына түгел, шагыйрь дә бит әле ул. Концерты, табигый, үз иҗат җимешләреннән торды. Очрашу кичәсе чын мәгънәсендә тәрбияви булды. (Миңа, укытучы кешегә, беренче чиратта шунысы күзгә ташлана да инде.)


Аның шигырьләре туган якка мәхәббәт, олы хиснең бөеклеге, тормыш мәгънәсе, яшәү яме, балачакны сагыну, ата-ана хакы, язмыш, туып үскән авыл темаларына багышланган. Аларның һәммәсенә олы тәрбияви мәгънә салынган.



Георгий Ибушев шигырьләренең шактый саллы өлешен җыр-моңга мәдхия алып тора. Чын җырның, моңның көчен бөтен күзәнәге белән тоя ул. Халык моңына дан җырлый.


Классик әсәрләрне, халык җырларын яратып кына түгел, тыңлаучының үзәгенә үткәреп башкаручы ул Георгий Ибушев. Халык аны ярата, бик хөрмәт итә. Шуңа да “Җырчы Җәкәү җорты”нда алма төшәрлек тә урын юк иде. “Әллә халык сыймый инде бүген? – дип борчылды үзәкнең директоры Людмила Белоусова. Китмәде халык, ничек тә концерт карау җаен тапты, күңелең киң булсын, диләр бит.


Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барган кичә-концертта Георгийның хезмәттәшләре, авылдашлары, якташлары чыгыш ясады. Камал театры артисты, нәфис сүз остасы, шул ук вакытта җырлап та җибәрә торган Олег алып барган кичә шулай ук начар була алмый инде ул.


Георгий Ибушевның табигатькә, туган җирне яратуга, әти-әнине хөрмәтләүгә багышланган шигырьләрен укытучылык эшемдә еш кулланам мин. Безнең Усали урта мәктәбен тәмамлаган кеше дә бит әле ул. Минем әти-әниемнең укучысы. Ә гомеренең 37 елын филармониянең музыкаль лекториенда хезмәт итүгә багышлаган. Әлеге кичәдә, билгеле, лекторий җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев та, җырлап кына калмыйча, әлеге оешмада Ибушевның тоткан урынын ассызыклады. Лекторий – шулай ук балаларның рухи тәрбиясе өлкәсендә зур хезмәт куя торган бүлек.


Куйган хезмәтләре өчен шушы ук кичәдә  Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов халык артисты Георгий Ибушевка “Фидакяр хезмәт өчен” медален тапшырды.
Быел үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтүче юбилярыбыз Георгий Ибушевның кичә тәмамлагандагы тамашачыга әйткән фикерен, сүзен сүзгә булмаса да, җиткерергә тырышып карыйм әле:


“Җыр – изге әйбер. Ул кешенең күңелен нечкәртергә, яхшылыкка омтылдырырга тиеш. Кеше җыр тыңлап, илһам алсын ул, күңелен сафландырсын. Сәнгатьнең көче әнә шунда була. Килделе-киттеле җырлар тыңлап, күңелегезне тупасландырмагыз, асылыбызны югалтмагыз, туганнар!”


Монысы да тәрбия түгелмени?


Фотолар Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк сайтыннан алынды.
Лидия Константинова,
Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ