Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйбрәтле әкиятләр

Гөлчәчәк чәчәге нигә энәле?Бер бакчада бик күп төрле аллы-гөлле чәчәкләр үскән. Алар арасында нинди генә ислесе, нинди генә төслесе юк икән. Кич җиткәч, чәчәкләр серләшә торган булганнар. «Минем таҗла...

Гөлчәчәк чәчәге нигә энәле?
Бер бакчада бик күп төрле аллы-гөлле чәчәкләр үскән. Алар арасында нинди генә ислесе, нинди генә төслесе юк икән. Кич җиткәч, чәчәкләр серләшә торган булганнар. «Минем таҗларым ап-ак», – дигән Ак чәчәк. «Ә минем төсләремнән күзләр камаша», – дигән Миләүшә чәчәге. «Ә минем күзләрем зәп-зәңгәр», – дигән Кыңгырау чәчәк, келтер-келтер көлеп. «Иң хуш ислесе мин инде», – дигән Энҗе чәчәк. «Нәрсә әйтсәгез дә, арада иң матуры – мин! Мин!» – дигән Гөлчәчәк, усалланып. Шулкадәр ачуланган, дорфаланган. Ачуыннан Ак чәчәкнең таҗларыннан тарткан, Энҗе чәчәкне өзеп таптаган. Усалланган саен, сабагында энәләр барлыкка килә икән. Шул көннән башлап, бик матур чәчәкләр алиһәсе булса да, Гөлчәчәк энәле булып калган, ди. Дуслары аннан бик курыкканнар, үпкәләгәннәр һәм урман аланына күченгәннәр, ди. Шуңа күрә Энҗе, Кыңгырау, Миләүшә, Ак чәчәкләр урманда үсәләр икән.
Тормышта да усалланган кешеләр кызарып, ямьсезләнеп кала. Тыштан матур булу гына җитми, ә синең күңелең, йөрәгең яхшы булу кирәк. Тыштан гына булган матурлык тиз җуела, күңелдәге матурлык гомергә саклана. Әнә Гөлчәчәк чәчәге бик матур да, сабаклары энәле шул.
Тычкан малае Чиелдык
Борын-борын заманда кечкенә генә бер өйдә үз гаиләсе белән Тычканбикә яшәгән, ди. Аның бик шук, шаян малае булган. Тычканбикә аңа, яратып, Чиелдык дип исем кушкан. Әнкә тычкан улына вакытында йокларга кирәклеген, кич белән караңгыда йөрергә ярамаганлыгын көн дә аңлаткан. «Төнлә йөрсәң, куркыныч хәлләр булырга мөмкин», – дигән. Ә Чиелдык: «Дөньяда берәүдән дә курыкмыйм мин», – дип көлгән генә.
Тычканбикә малаен әкият сөйләп, җыр җырлап йоклаткан. Бердәнбер көнне Чиелдык түзмәгән: әнисе әкият сөйләгәндә, йоклаган булып яткан да, әнисе йоклагач, урамга
чыгып йөгергән.
 – И әллә нәрсәләр сөйли әнием, бернинди куркырлык нәрсә дә юк, – дип уйлаган Чиелдык. Шулвакыт аның баш очыннан нәрсәдер яктыртып, сызгырып очып киткән. Аптырап як-ягына каранып торганда, дөнья тагын яктырып киткән. Ә инде өченче тапкырында сызгырып килгән нәрсә Чиелдыкны эләктереп тә алган, җирдән өскә таба алып менеп киткән, ди. Тычкан малаеның коты алынган, тыпырчынган, аякларын бәргәләгән, каты итеп чинаган. Хәтта аның чинаган тавышына әнисе, күршеләр, урман тавыгы уянып чыккан, ди. Алар эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап, зур лампалар белән ябалакка таба яктыртканнар.
Ә ябалакның күзләре чагылган, ул бит яктыда начар күрә. Кош куркудан, кычкырам дип, томшыгын ачып та җибәргән, тычкан малае Чиелдык җиргә лап итеп килеп тә төшкән, ди. Әнисе Тычканбикә улын кочагына алган.
Чиелдыкка бик оят булып киткән, битләре кызарган. «Гафу ит, әнием, мин беркайчан да төнлә рөхсәтсез урамда йөрмәм, вакытында йоклармын, сүзеңне тыңлармын», – дип, әнисенең куенынына сыенган.
Бака-бакылдык һәм Җәен малае
Әнәк дигән кечкенә генә күлдә бик ишле Бака- бакылдыклар гаиләсе, ә күршеләрендә бик иркә Җәен малае яшәгән, ди. Бака-бакылдыклар гаиләсе элек-
электән тырышлыклары белән дан тоткан. Бака- бакылдык кечкенәдән балаларын эш сөяргә өйрәткән, Бака кызлары суүсемнәр җыеп киптергәннәр. Ә Җәен малае бик иркә булган, эшләргә бер дә яратмаган. Ул салкын ләм астында гына яткан, бик ялкау булган, ди. Җәен малае бик соң йокларга яткан һәм иң соңыннан, киерелеп, сузылып йокысыннан тора икән.
Бака-бакылдык малайлары, кыш җиткәнче дип, өй төзегәннәр: кайсы вак ташлар, кабырчыклар ташыган, кайсы балчык изгән. Ә Җәен малае көлгән генә: «Мин болай да боз астында, ләм астында туңмыйм», – дигән.       
Менә салкын, буранлы кыш та килгән. Бака малайлары, кызлары мич башында җылынып, җыр җырлап, чигү чигеп, талчыбыктан кәрзин үреп җылыда утыралар, ди. Җәен малаеның мыеклары бәсләнгән, калтыранган, туңган, тән температурасы күтәрелгән, ди. Бака балалары шугалакта шуып, уйнап йөргәндә, Җәен малаеның туңып, тешләре-тешкә тиеп дерелдәп торганын күреп алганнар һәм үзләренең җылы өйләренә алып кайтканнар. Балыкны шифалы үлән чәйләре эчертеп дәвалаганнар, җылы урында төреп йоклатканнар. Бака-бакылдык Җәен малаена: «Чанаңны – җәйдән,  арбаңны кыштан әзерлә!» – дигән. Шуннан, Җәен малае да ялкауланмаска, эш сөяргә вәгъдә биргән. Үз күзләрем белән күрдем: Җәен малае ләмнән зур сарай салган, тирәсендә камышлар, төнбоеклар, алар арасында бака кызлары, егетләре җырлаша иде.
Сылу һәм шаян туп
Яшәгән, ди, бик бәләкәй, матур, шомырт кара күзле Сылу исемле кызчык. Әнисе аны бик яраткан. Җыр җырлап йоклаткан, иркәләп уяткан. Ә беркөнне әнисе Сылуга зур, кызыл, матур туп бүләк иткән. Кыз шулкадәр шатланган, туп белән дуслашкан, яратып уйнаган, аңа Кызылкай дип исем дә биргән. Көннәрдән беркөнне Сылу уйнаган-уйнаган да, тупны алырга онытып, өенә кереп киткән. Көн артыннан көн үткән, Сылу туп белән уйнарга теләп, исенә төшерсә, Кызылкайдан җилләр искән! Баксаң, урамда калган тупны җил малае Сыбызгы борын тәгәрәтеп алып киткән икән. Ул, сызгыра-сызгыра уйнаган-уйнаган да, арыгач, кереп йоклаган. Ә туп моңсу гына тәгәрәгән дә тәгәрәгән. Кинәт яңгыр кызы Тамчыкай пәйда булган. Тамчыкай да туп белән шаярган, уйнаган, ә җылы кояш чыккач, кереп югалган. Тупны кояш иркәләп җылыткан, сөеп битләреннән үпкән, тупка рәхәт булып киткән. Туп дусты Сылуны искә төшергән дә сагынып елап җибәргән. Аның Сылу янына кайтасы, уйныйсы, шаярасы килгән.
Аны күреп торган Салават күпере тупны кызганган, ярдәм итәргә булган. Үзенең нурларын сузып, аңа юл күрсәткән. Аллы-гөлле күпердән тәгәри-тәгәри, Кызылкай дусты янына юл тоткан. Сылу да тупны сагынган, елап басып тора икән. Туп: «Һәй-һәй-һәй! Сылукаем», – дип шатланып кычкырган. Сылу күккә караса, Салават күпереннән аның дусты – Кызылкае тәгәрәп килә, ди. Сылу аны шатланып тотып алган һәм беркайчан да югалтмаска, ташлап китмәскә, кадерсезләмәскә сүз биргән. Мин үзем дә аларны күрдем, чәчәкле аланда көлешеп уйнап йөриләр иде. Көлгән тавышлары хәзер дә колагымда чыңлап тора.
Бакаларның авызлары нигә зур?
Сез бакаларның авызы нигә зур икәнлеген беләсезме? Белмәсәгез, сөйлим. Борын-борын заманда Таллык дигән күлдә бака гаиләләре белән яшәгән. Ул вакытта бакалар кечкенә генә авызлы, бик матур булганнар, ди. Таллыкта бик елак бер бака малае туган. Көне-төне елаган да елаган. Һаман елаганга күрә, бака малаеның күзләре акайган, ямьсезләнгән. Тора-бара тавышы да карлыккан. Ул туктарга уйламаган да, үзе, «Мине күрәләр микән?» дигәндәй, як-ягына караган. Әле елау гынамы соң, өч яшен тутырса да, һаман имезлек суырган. Берсен авызына каба, берсен кулына тота, ди. Йокы вакыты җиткәч, «Әнием, мәмием!» дип такмаклап-такмаклап елый икән. Туктаусыз елаган, имезлек суырган бака малаеның авызы зурайган да зурайган, колагына кадәр барып җиткән. Шуннан бирле бакаларның авызлары зур икән.
Менә, балалар, күп еларга һәм имезлекне озак суырырга ярамый, югыйсә бакалар кебек зур авызлы булып калуыгыз ихтимал.
Нурия Сәйфетдинова,

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы «Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ