Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гыйматдинов укулары»

Яшел Үзән районының С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә «Гыйматдинов укулары» дип аталган V төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар...

Яшел Үзән районының С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясендә «Гыйматдинов укулары» дип аталган V төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул Казан федераль университеты, Бөтендөнья татар конгрессы, татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе һәм С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе катнашында оештырылды.

Бу чарада республикабызның төрле районнарыннан  килгән укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты. Конференциягә татар әдәбияты галиме,  филология фәннәре докторы, профессор-консультант, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов; педагогика фәннәре докторы, профессор, Россиянең табигать белеме фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов; Мәгарифне үстерү  институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова һәм башка мәртәбәле галимнәребезнең дә килүе әлеге чараны тагын да тулыландырды, баетты. Алар тарафыннан чыгыш ясаучы укучыларга, мөгаллимнәргә кыйммәтле киңәшләр бирелде.

Укучылар һәм мөгаллимнәр «Минем шәҗәрәм», «Минем династиям», «Туган як тарихы сәхифәләре», «Экология һәм авыл җирлекләрен төзекләндерү», «Татар халкының гореф-гадәтләре», «Яшь профессионаллар. Һәркемнең уңышы» секцияләрендә татар, рус, инглиз, немец телләрендә эчтәлекле итеп, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Шулай ук Zoom  платформасында Түбән Новгородтан, Ижау шәһәреннән, Әлки, Азнакай, Чүпрәле районнарыннан, Казан шәһәреннән укучылар чыгышлар ясады.


Соңыннан призлы урыннарга ия булучыларга дипломнар һәм җыентыклар тапшырылды.
Конференция кунаклары әлеге чарадан бик канәгать булып, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтеп таралышты. Гимназия укучылары һәм укытучыларның милли киемнәрдән, туган телдә җыр-бию белән каршы алулары, музейлар буйлап экскурсия, кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләр, балаларның татар халык әкиятләрен оста итеп сәхнәләштерүе, бертөсле мәктәп формасы кигән итагатьле укучылар, мөгаллимнәр, биредәге милли, эчкерсез кунакчыллык, һәркемнең күңелендә матур, җылы хисләр калдырды.
Гөлинә САТТАРОВА,

Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган телебез очен килэчэк яшьлэр очен бик файдалы чара дип уйладым Автор: Миляуша

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ