Логотип Магариф уку
Цитата:

Идеаль мәктәп бармы ул?

«Идеаль белем бирү оешмалары бармы, юкмы?  Ул нинди булырга тиеш?» дигән сорауны дистәләгән укучыларга, укытучыларга бирдем.  Җавапларның бик кызыклылары, уйландыра һәм борчуга сала торганна...

«Идеаль белем бирү оешмалары бармы, юкмы?  Ул нинди булырга тиеш?» дигән сорауны дистәләгән укучыларга, укытучыларга бирдем.  Җавапларның бик кызыклылары, уйландыра һәм борчуга сала торганнары, кырыслары, үземне уңайсыз хәлгә калдыра торган усаллары да  булды. Татар милләтеннән булганнары, соңгы елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән республикабызда  ачыла башлаган «Адымнар» күптелле комплексын санаса, аерым юнәлешләр, предметлар өстенлек алган белем учакларында укыган төрле милләт вәкилләре саналган  балалар үзләренең гимназия, лицейларын «идеаль»ләр рәтенә керттеләр. Уку-укыту өчен махсус җиһазландырылган кабинетлары, мәдәни һәм спорт чаралары уздыруга  исәпләнгән заманча биналары, мәйданчыклары, бассейннары, үзендә үк музыка мәктәбе урнашкан  белем үзәкләрендә укучылар үзләрен бик тә бәхетле санауларын әйттеләр.
Ярым җимерек авыл мәктәпләрендә, шәһәрдә яшәп тә кирпечләре ишелергә торган, ишек-тәрәзәләре тузган биналарда укучылар да шактый әле. Андыйлардан әкренләп котылу ягын карыйлар, әлбәттә. Монысын еш кына  бер белем учагын сүндереп, икенче урындагысын ныграк кабызып җибәрүгә тиңләргә булыр иде.
 Укырга махсус автобусларда йөрүче балалар, йә булмаса нинди машина туры килсә, шуңа утырып баручылар мәктәпнең янәшәдә генә булуын теләп хыялланалар. Чөнки аларның күп вакыты юлда уза, арыла, йокы туймый. Кая анда, башкалар кебек өстәмә түгәрәкләргә, бассейннарга йөрү турында хыяллану.
Үзең теләгән, хыялыңда йөрткән гимназия яки лицейда укыйм дисәң дә, торган җирең  шул тирәдә булу шарт. Укытучыларга андый чикләүләр юк, шәһәрнең бер очыннан икенчесенә  барып эшләп йөрүчеләр бар. Әмма алар да балалар кебек, юлда йөреп сәламәтлекләрен нык какшаталар.
Төптән уйлап карасаң,  педагогның төп хезмәте дәресләр тәмамлангач көндәлек тутырудан, дәфтәр тикшерүдән башлап, дистәләгән эш аның җилкәсенә өелгән... Ул мәктәп, район, ил  күләмендә уздырыла торган чараларның да укытучыдан башка узмавын беләбез. Ниндидер сайлау компаниясе  башланды исә укытучылар янына чабып килеп җитәләр. Моның өчен айлар буе буш торган мәдәният йортлары,  мәдәният  хезмәткәрләре дә бар югыйсә. Эшенә карап акчасын көрәп бирсәләр дә рәхмәт әйтер идең әле?!  Укытучылар да мәктәпләрдәге хезмәт урыннарының балкып торуын, аларның заманча җиһазланган булуын телиләр. Боларның барысы да күтәренке рух белән, җиңел, үтемле белем бирергә этәргеч ясый дип исәплиләр алар.
Кайчан да булса, балаларның да, укытучыларның да хыяллары тормышка ашар, идеаль мәктәпләр, белем үзәкләре ачылыр. Әлегә педагогларыбыз борчулы күңелләрен тынычландырып, булганына таянып  белем бирергә, укучыларга исә биргән гыйлемне алып калырга  тырышу кирәктер.

                                                                                 Альберт  САБИР


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ