Идрис Туктар русча «сөйләшә»

Яшел Үзән әдәбиятыбызга Каюм Насыйри, Азат Вергазов, Афзал Шамов, Шәриф Сайкин, Гомәр Саттаров, Идрис Туктар кебек дистәләгән олпат шәхесләрне биргән төбәк буларак кадерле. Тагын шунысы сөендерә: башлыча рус мохите саналса да, Яшел Үзән мөгаллимнәре күренекле якташларының әдәби мирасын яшь буынга җиткерү юнәлешендә дә шактый нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

 

Каюм Насыйри исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция – шулардан иң мәртәбәлеседер, мөгаен. Бүген шәхсән үземә Яшел Үзәндә узган күркәм бер чараның шаһиты булырга туры килде.

      

Яшел Үзәндәге А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейда оештырылган Идрис Туктар укулары иде бу. Чып-чын рус белем учагы саналган лицейда татар язучысы исемен йөрткән чара уздырырга көч тапкан мөгаллимнәрнең үҗәтлегенә сокланмый һич мөмкин түгел. Өченче елын үткәрүләре икән инде. Лицей кысаларында гына башланган бу чара инде муниципаль дәрәҗәгә күтәрелеп, быелгысында Яшел Үзәннең 17 нче төп, 7 нче, 16 нчы урта мәктәпләр, 14 нче лицей, Васильево бистәсендәге 3 нче, Әйшә, Обсерватория, Норлат урта мәктәпләре, М.Ломоносов исемендәге лицей укучылары да үз эзләнү-чыгышлары белән уртаклашты.

   

Укучылар өчен «Яшел Үзәннең күренекле шәхесләре», «Татарстан халкының мәдәнияте һәм көнкүреше», «Идрис Туктар – язучы, тәрҗемәче» дигән темаларга өч секция эшләсә, укытучылар карамагында тагын бер секция иде. Чыгышларының темалары кызыклы, укучылар үзләрен дә шактый кыю тота. Тик күңелдә сыкрану-сызлану катыш төер калды. Күренекле татар язучысы исемен йөрткән конференциядә бары тик ике чыгыш кына татар телендә иде, калганнарының барысы да рус телендә яңгырады. Чыгыш ясаган укучылар  татар исем-фамилияле үзе, ә менә үзләре, нигәдер, жюри әгъзаларының татарча биргән сорауларына ике-өч сүз белән дә татарча җавап бирә алмадылар. Татарда «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигән әйтем бар. Бу бәла, бу җитешсезлек бер Яшел Үзән мөгаллимнәренә генә кагылмый. Хәзер һәр төбәктә, берсеннән-берсе уздырып, укучыларның фәнни-конференцияләрен уздыру модага кереп бара. Анда чыгыш ясаячак укучыларны сайлап алганда, аларны әзерләгәндә һич югы татар телендә сөйләшә, аралаша белгән, Тукай телен үз туган теле дип санаган балаларга йөз тотсыннар иде. Бигрәк тә Идрис Туктардай татар балалар әдәбиятын үстерүгә үз өлешен керткән язучыларыбыз исемен йөрткән конференцияләрне оештырганда!

Таһир САБИРҖАНОВ

Равил Сафиуллин фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.