Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Укытучы – укучы чылбырын өзмәскә иде»

Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин  укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан «Мәгариф» журналы һәм «Татар-информ» агентлыгы журналистлары белән очрашты. Без әлеге сөйләшүдән ата-аналарны а...

Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин  укытучыларның август киңәшмәсе алдыннан «Мәгариф» журналы һәм «Татар-информ» агентлыгы журналистлары белән очрашты. Без әлеге сөйләшүдән ата-аналарны аеруча кызыксындырган сорауларга җавапларны «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучыларына да тәкъдим итәргә булдык.
Фаҗигадән соң
–Язын башкалабызның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига – татар егетенең, утлы коралдан атып, укучыларның, укытучыларның канын коюы – барча җәмәгатьчелекне тетрәндерде. Әлеге хәлдән соң уку йортларында, шул исәптән мәктәпләребездә иминлек мәсьәләсе хакимият органнары алдына бөтен кискенлеге белән килеп басты.
–Аны шул бер вакыйга уңаеннан гына туган мәсьәлә дип уйларга ярамый. Һәр балалар бакчасының, мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениесенең иминлек паспорты бар. Анда янгыннан, террорчылардан саклану чаралары, сигнализация, видеокамера, эвакуация планнары  керә. Алар ел саен раслана, һәр елны зарури үзгәрешләр кертелә. Иң башта шуны әйтим: Казан фаҗигасе – беренче һәм бердәнбер фаҗига түгел. Ул федераль үзәктә дә яңгыраш тапты. Хәзер Президент Владимир Путинның күрсәтмәсе буенча укыту-тәрбия йортлары биналарында иминлек тәэмин итүнең бердәм регламенты әзерләнә. Без карарның үзен һәм әлеге документны көтәбез.

    Шуны әйтергә кирәк: төрле категориядәге мәктәпләр бар. Укучыларны, укытучыларны, хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрне дә кертеп, 1100 дән артык кешесе булган мәктәпләр бездә – 73. Мең кешедән кимрәкләр – 207. Калган мәктәпләр өченче, дүртенче категориягә карый. Әлегә кадәр штат барлык төр мәктәпләрнең иминлеген тәэмин итүгә Росгвардия, хокук саклау органнары вәкилләрен җәлеп итү мөмкинлеге бирми иде.
Бүгенге көндә аның төрле юлларын өйрәнеп, мәсьәләне чишү өстендә эшлибез.
– Кайбер ата-аналар балаларын фаҗига булган мәктәптә укытырга җыенмыйбыз, диләр. Аның өчен башка бина бирү мөмкинлеге бармы?
–Ул коточкыч зур фаҗига беркайчан да исебездән чыкмаячак. Вакытлар үтү белән дә ул яра яңарып, йөрәкне тырнап торачак. Хәзерге көндә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичның күрсәтмәсе буенча 175 нче мәктәптә төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәктәп үзе генә түгел, аның коймалары, якын-тирәсе дә үзгәртелә,шул исәптән, әйтик, бассейн ясала. Бу мәктәп искеләрдән саналмый, ул 2006 елны гына салынган. Яңа бина төзүнең финанс ягы гына түгел, иркен буш җир табу мәсьәләсе дә бар. Йокы микрорайоннарында эшләүче мәктәпләрдә урын җитмәүне дә искә алмыйча булмый. Билгеле, фаҗига турыдан-туры үзләренә яки якыннарына кагылган гаиләләр арасында , фатир алып яисә алыштырып, башка җиргә күчеп китүчеләр булырга мөмкин. Монысы – табигый хәл. Беренче сыйныфка керүчеләргә карап яки башка сыйныфларны күз алдында тотып фикер йөртсәк, әлегә  балалар башка мәктәпләргә күчәргә омтыла икән, дип әйтә алмыйм.
Урын көтүче бәләкәчләр
–Яңа микрорайоннарда укыту-тәрбия йортларында урын җитмәүгә кагылгач, балалар бакчалары, яслеләр турында да сораштырмыйча булмый.Сабыйларны тәрбия урыннары белән тәэмин итүдә элеккеге еллардагы киеренкелек һаман сакланамы әле?
–Быел бер программа буенча – 13, икенче программа буенча 3 яңа  балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Шуның өстенә әле тагын бер балалар бакчасы төзелеп ята. Шулай итеп, агымдагы елда 17 яңа балалар бакчасы ишекләрен ачар дип көтәбез. Аларның яртысы 1 сентябрьгә кадәр тапшырылачак, калганы илкүләм мәгариф проекты буенча яңа ел җиткәнче ачылачак. Бездә ул программаларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәү өчен яхшы нигез бар. Республикабызда элек-электән балалар бакчалары даими салынып киленде. Исегездәдер: алар «Бәләкәч» программасы нигезендә Казанда, Чаллыда,Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә, районнарда төзелде. Әлеге эшчәнлек уңышлы дәвам ителә.
Ләкин, икенче яктан карасаң, сабыйлар саны да артып тора. Законнарның яңаруы, ата-аналарның сабыен бакча-яслегә урнаштыру буенча теләкләре әледән-әле үзгәрү бу өлкәдәге саннарның да үзгәреп торуына китерә. Бүгенге көндә декретта утыручы ана баласына яшь ярым, ике-өч яшь тулгач, эшкә чыга дигән таләп тә,  ышаныч та юк. Кемнең күпме мөмкинлеге бар, шуның кадәр баласын кочаклап, өйдә утыра. Шунлыктан  исәпләүләр дә төрле. Элекке таләпләр буенча узган  уку елының башына 2203 бала бакча чиратын көтүче, урнаштырылмаган бәләкәч дип санала иде. Быелның беренче сентябренә 3–7 яшьлек 4500 бала чиратын көтә торган булып чыга. Ә 1,5–3 яшьлекләр аннан  бераз артыграк та әле. Хәзер балалар бакчаларын комплектлау дәвам итә. Зур шәһәрләрдә 67 урында  өстәмә ясле төркемнәре булдырырга җыенабыз. Бу –  1390 бала дигән сүз. Гомумән, төгәл саннарны сентябрь башлангач, җәйге яллар тәмамланып, бакча, мәктәпләргә кабул итү тукталгач кына әйтеп була. Ничек кенә булмасын, республикада яңа балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеп тора. Бу хәлне ата-аналар, укытучылар үзләре дә күреп шатланалар, дип уйлыйм.

Ашханә урынына – ресторан
– Узган уку елында бөтен кискенлеге белән күтәрелгән тагы бер мәсьәлә бар. Ул да булса укучыларны сыйфатлы кайнар аш белән тәэмин итү. Башлангыч сыйныфларда укучы балаларга бушлай кайнар аш бирү турында аеруча күп сөйләнелде.  Моның нәтиҗәсе нинди?
– Әйдәгез, бу мәсьәлә турында сөйләшүне мәктәп ашханәләрен төзекләндерү һәм заманча җиһазлау эшеннән башлыйк. Әлеге бурычка Татарстан Президенты бик җитди карый. Бәлкем әле без илдә шундый бердәнбер төбәктер. Мәгълүм ки, без узган елның
1 сентябреннән башлангыч сыйныфларны бушлай ризыкландыра башладык. Быел исә мәктәп ашханәләрен капиталь төзекләндерү һәм җиһазлау программасын тормышка ашыруга керештек. Ул 198 мәктәп ашханәсен колачлый. Хәзер алар кайдадыр төзекләндерелә, кайдадыр киңәйтелә, җиһазландырыла, искергән җиһазлар алыштырыла. Ләкин бу ярдәм әлегә башлангыч сыйныфлары булган мәктәпләргә генә карый. Ул эшне гамәлгә ашыру өчен бер миллиард сум акча бүлеп бирелде.  Бу уку елында әлеге мәктәпләрдә укучыларны яңа ашханәләр каршы алачак. Хәтта хәзер аларны мәктәп рестораннары дип тә атый алабыз.
   Кайнар аш ашатуның чыгымы бер балага 53 сум 41 тиен тәшкил итә. Былтыр ата-аналар ягыннан  ашлар суынган, чиратлар зур дигән дәгъвалар булды. Без көн саен башлангычта укучы 210 мең баланы ашатабыз. Пандемия аңа үзенең өстәмә кыенлыгын сала: төрле сыйныф балалары очрашмаска, ашханәгә зур төркемнәр белән  йөрмәскә тиешләр. Шуңа карамастан вакытында тукландырабыз. Ата-аналар комитеты әгъзалары ашатуның ничек оештырылганын теләсә кайсы көнне килеп күзәтеп тора, ризыкны татып карый ала. Узган уку елы азагында шундый җәмәгатьчелек контроле булдыруга ирештек.
Таҗлы вирус үзен оныттырмый
– Рөстәм Нургалиевич, зур җыелышларда да, кечерәк киңәшмәләрдә дә: «Пандемия беркая да китмәде», – дип кабатларга ярата. Коронавируска каршы вакцина ясатырга да әледән-әле өндәп торалар. Әлеге шартларда  уку йортлары ничегрәк эшләргә уйлый?
– Бу уңайдан шуны әйтә алам: безнең министрлыкта эшләүчеләрнең биштән дүрт өлеше вакцина ясатты инде. Антитәнчекләр җитәрлек дисәләр дә, мин үзем ике этапта вакцина кадаттым. Системабыз өчен үрнәк булсын дидем. Әлбәттә, үз сәламәтлегеңне генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең, укытучыларның, балаларның да  сәламәтлеген кайгыртырга кирәк. Мәгариф хезмәткәрләре бу эшнең зарурлыгын аңлыйлар. Әлеге зарурлыкны укытучылар, балалар, ата-аналар да төшенә кебек. Шулай да мин тагын бер тапкыр барча хезмәткәрләребезне вакцина ясатырга чакырам. Роспотребнадзор таләпләре үтәлгән очракта 1 сентябрьдән укыту-тәрбия процессын офлайн дәвам итәчәген ышандырып әйтергә була. Бер ел элек булганча, ябылып, дистанцион эшли башларбыз дип куркырга кирәкми. Безнең уку йортлары бик катлаулы чорда да бикләнмәде. Роспотребнадзор таләпләрен үтәп эшләдек. Килделәр, тикшерделәр. Борын, тамак төбе ялкынсынулары, грипп очраклары ачыкланганда, укытучыларны да, укучыларны да өйләренә кайтарып җибәрдек. 1 сентябрьдә  күпләп җыелырбыз дип уйламыйм. Зур чаралар уздырырга да җыенмыйбыз. Күпсанлы мәктәп-
ләрдә байтактан инде барча сыйныфларны гомуми линейкага җыйганыбыз юк. Линейка ясалган очракта да ул ачык мәйданда, саклану таләпләрен үтәп, параллель сыйныфлар өчен генә булырга мөмкин.
– Димәк, элек укучылар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә Белем бәйрәме саналган 1 сентябрь тантанасында читләрнең күпләп катнашуын өнәмисез?
– Әлбәттә, ата-аналар килә, катнаша алалар. Билгеле, вакцина ясатып килсәләр, ул балаларның сәламәтлеге турында кайгырту булыр иде. Тик без моны катгый таләп итеп куя алмыйбыз. Шуны да әйтеп куярга кирәк: берьюлы бөтен кешене кертеп булмас, ниндидер чикләүләр булыр. Теләк шул: мәктәпләребездә иминлек таләпләре саклансын иде.

 Офлайнмы, онлайнмы?
–Узган уку елында дистанцион укытуга күчеп алу тәҗрибәсе мәгарифкә кагылышы булган кайбер чиновникларга бу ысулны киң куллану яки бөтенләй дистанцион укытуга күчү турында сөйләшә башлау өчен сылтау булды. Сезнең шәхси фикерегез ничек: укучы офлайн укырга тиешме, әллә онлайн укысалар да ярыймы?
– Минемчә, дистанцион укыту – тәрбия, белем бирү процессының бер элементы гына ул. Мондый ниятнең башка да килгәне юк. Укытучы укучы бала белән киләчәктә дә турыдан-туры, күзгә-күз карап аралашыр-
га тиеш. Әгәр без дистанцион укытуга, читтән торып аралашуга корылган платформаларга, әйтик, Zoom аша аралашуга күчсәк, бу инде коры, җансыз аралашу булачак. Укучы бик күп очракта укытучының җылы сүзенә, киңәшенә, игътибарлы карашына мохтаҗ. Мөгаллим-остаз  үзенең  аналарча мәхәббәте, аталарча кайгыртуы, шәхси үрнәге белән дә балага тәрбия бирә. Мин үзем гасырлар буе дәвам итеп килгән укытучы – укучы чылбырын, кайтма бәйләнешне өзмәскә кирәк дип саныйм.
Билгеле, төрле хәлләр килеп чыга. Кемдер сырхаулап, авырып китә икән, аны алыштырып, вазифасын башка мөгаллимгә тапшырып торып була. Укучы авырып китсә, өенә барып укытырга мөмкин. Болай да дөнья шундый нык үзгәрде, күпләр виртуаль дөньяга кереп бикләнде һәм аннан чыга алмый аптырый. Балаларга алай яшәргә ярамаганын, аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә, театрларга, концертларга йөрер-гә кирәклеген төшендерү – мәгариф хезмәткәрләренең бурычы ул. Шуңа ирешә алсак кына тулы канлы шәхес тәрбияләп үстерә алачакбыз. Балалар өлкәннәр белән аралашсын, сораулар бирә алсын, төрле телләрдә инша яза алсын!  Фәкать күзгә-күз карап аралашканда гына мөмкин бу. Балаларны олы тормышка психологик әзерләү дә, укытучыларның шәхси җаваплылыгын арттыру да ул. Укытучы, балалар каршына чыгып дәрес биргәндә, һәртөрле сорауларга җавап эзләү белән бергә, тормыш итү тәҗрибәсе белән дә уртаклаша. Шуның өчен укытучы һәрвакыт әзерлекле булырга тиеш.
Дөрес, РФ Мәгърифәт министрлыгы төрле дистанцион укыту ысуллары тәкъдим итә. Болар – учи.ру, открытая школа, сберкласс, Яндекс Лицей һәм башкалар.  Билгеле, әлеге ысулларны һәр дәрестә куллану мәҗбүри түгел. Әгәр кирәк дип таба икән,  укытучы теләсә кайсы платформага мөрәҗәгать итә ала.  Электрон белем бирүнең республика платформасы да бар. Ул инде 2009 елдан эшләп килә. Аның төрле категория өчен төрле кушымталары: мин –укучы, мин – укытучы, мин –ата-ана, дигәннәре бар. Ягъни укытучылар, укучылар, ата-аналар да анда, рәхим итеп, кереп карый һәм мәгълүмат таба ала. Балалары белән бераяктан атлыйм, бер дулкында яшим дигән ата-анага әлеге ысуллар белән танышырга, дистанцион платформаларда эшләргә өйрәнергә туры килә.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ