Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Метшин Казан педагогия көллияте студентлары белән очрашты

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Совет районында Даурская урамында урнашкан Казан педагогия көллиятендә булды. Шәһәр башлыгы уку йорты укытучылары, студентлары белән һәм сәламәтлек буенча мөмкинл...

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Совет районында Даурская урамында урнашкан Казан педагогия көллиятендә булды. Шәһәр башлыгы уку йорты укытучылары, студентлары белән һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен укыту-тренировка фатирында практика узучылар белән  аралашты. Илсур Метшинга педагоглар әзерләү буенча ресурс үзәген һәм «Бәхетле бала»  балаларны үстерү үзәген күрсәттеләр.  Казан мэры мәгариф идарәсенә көллият белән берлектә иҗади проектлар эшләргә кушты. Шәһәр башлыгы белән бергә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да булды.
Казан педагогия көллияте –   1876 елда нигез салынган иң борынгы уку йортларының берсе. «Ул мәгърифәтче һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани инициативасы белән Казан татар укытучылар мәктәбе буларак император университетының профессор-укытучылар составы көче белән ачылды», –  дип сөйләде музейга килгән вакытта көллият директоры Анфиса Җәләлова. Уку йорты ачылганнан бирле үз юнәлешләрен бер тапкыр да үзгәртмәде, аның исемен генә үзгәрттеләр: элек колледж семинария, техникум һәм училище дип аталган иде. Танылган чыгарылыш укучылары арасында  татар композиторы Сара Садыйкова бар.
Бүген көллияттә дүрт төп программа буенча 1726 студент белем ала:  башлангыч сыйныфларда белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү, физик культура, мәгълүмат системалары һәм программалаштыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ