Информатика укытучыларына ноутбуклар тапшырылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ICL-Техно» технопаркында 10 әйдәп баручы информатика укытучысына ноутбуклар тапшырды. Алар Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган укучылар, олимпиада призёрлары әзерләгән, алар арасында педагоглар өчен оештырылган бәйгеләрдә җиңгән укытучылар да бар.

«Мәгариф – безнең киләчәк. Без балаларга нәрсә бирәбез, шуны алачакбыз«, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, күп еллар дәвамында республика җитәкчелеге мәгариф үсеше һәм белем бирү оешмаларын матди-техник җиһазландыруга аерым игътибар бирә.

«Безнең тармакка ярдәм иткәне өчен Президентыбызга рәхмәт. 2010-2018 еллар арасында «Укытучыга – ноутбук» проекты кысаларында республика бюджеты хисабына 90 меңнән күбрәк ноутбук сатып алынган», — диде мәгариф министры.

Искәртеп үтик, агымдагы елда Татарстанда 12 мең педагогка ноутбук тапшырылачак.

“Татар-информ” МА материаллары буенча

Фото: https://mon.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.