Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернет дусмы, дошманмы?

Бу проблема  мөгаллимнәрне генә түгел, ата-аналарны да, киң җәмәгатьчелекне дә иң нык борчыган  нәрсәдер, мөгаен. Бигрәк тә  укучы балаларның бар булган вакытын интернетта, телефонда ка...

Бу проблема  мөгаллимнәрне генә түгел, ата-аналарны да, киң җәмәгатьчелекне дә иң нык борчыган  нәрсәдер, мөгаен. Бигрәк тә  укучы балаларның бар булган вакытын интернетта, телефонда казынудан башканы белмәве өлкәннәрнең авыртмас башына тимер тарак бит. Югыйсә, заманнан артта калмыйм дисәң, интернет мөмкинлекләрен кулыңдагы биш бармагыңдай йөгәнли белүең кирәк. Бер яхшының – мең яманы дигәндәй, ул интернет киңлекләрендә балаларны, бигрәк тә яшүсмерләрне тайгак юлга этәрердәй күпме пычрак мәгълүмат! Яшьләрне мондый зәхмәтле золымнан йолып калу юллары нидән гыйбарәт? Бу хакта галимнәр нинди киңәш бирә соң?
«Хәвеф-хәтәрсез, имин интернет: укучыга һәм укытучыга бу хакта ниләр белергә кирәк?» дигән темага бүген Бөтенроссия онлайн-конференция шушы максатны күздә тотып  уздырылды да. Шушы конференцияне ачып җибәргән «Интернетта аңны агулау: аны ничек ачыкларга һәм аңа нинди юллар белән чик куярга?» дигән темага багышланган Түгәрәк өстәл спикеры булган Мәскәү каласының хезмәт һәм халыкны социаль яктан яклау департаментының информацион сәясәт һәм коммуникацияләр идарәсе башлыгы Наталья Цымбаленко үз чыгышында интернетта мәктәп шартларында балаларның аңын томалавы ничек `һәм нилектән башлана, кибербуллинг күренешен, ягъни интернет аша балаларның бер-берсен кимсетү очракларын киметү өчен укучылар арасында нинди аңлату эше алып барырга дигән сорауларга нигезле киңәшләрен бирде.  Зыян күргән балалар һәм аларның ата-аналары белән ничек аралашырга, мондый очракта нинди оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә  мөмкин? Онлайн-очрашу барышында әлеге сорауларга да беркадәр ачыклык кертелде. Аерым алганда, кибербуллинг очрагы күзәтелгәндә ничегрәк эш йөртергә кирәклеген туплаган кагыйдәләр җыелмасы булдырылса иде. Ул укытучылар һәм ата-аналар өчен педагогик компас булып хезмәт итәр иде. Кибербуллинг хакында сөйләүче видеороликлар да бар, аларны куллануның да мәктәп шартларында хәвефсез интернет булдыру проблемасын хәл итүдә беркадәр ярдәме булмый калмас иде.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ