Логотип Магариф уку
Цитата:

«Изге Болгар җыены - 2023»тә Халыкара көрәш турниры

«Изге Болгар җыены–2023» көннәрендә инде традициягә әйләнеп килгән Халыкара көрәш турниры да узды. Бу турнирга төрле илләрдән барлыгы 50 батыр көч сынашыр өчен Болгарга җыелды. Татарстан Республи...

«Изге Болгар җыены–2023» көннәрендә инде традициягә әйләнеп килгән Халыкара көрәш турниры да узды. Бу турнирга төрле илләрдән барлыгы 50 батыр көч сынашыр өчен Болгарга җыелды.
 

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе директоры Таһиров Марсель Шәрипҗан улы безнең журналга әлеге турнир хакында сөйләде: «Бүгенге турнирда көрәшчеләр биш төрле үлчәү авырлыгында көрәшә. Аннары авыр үлчәмнәр арасында абсолют беренчелек өчен көрәш була. Җиңүчегә бүләк – мотоцикл. Көрәшчеләр 65, 75, 85, 100 һәм аннан авыррак үлчәмнәрдә көрәшәләр. Көрәшчеләрнең иң авыры Ираннан килгән спортчы егет 164 килограмм.
Безнең Тататарстан көрәшчесе Фирдүс Зәйнуллин 155 килограмм. Бер сүз белән әйткәндә, көрәшчеләр бар да әзерлекле. Алар – Россия беренчелегендә катнашкан көрәшчеләр. Бу Изге Болгар җыенындагы көрәш традициягә әйләнде инде хәзер. Төп оештыручы – Халыкара көрәш ассоциациясе. Бу дусларча очрашу дип атарга да мөмкин. Монда халыкара турнирларда җиңгән кешеләр катнаша. Статистика буенча Татарстаныбызда барлыгы 11 200 көрәшче бар. Алга таба Сабантуйларны көтә инде көрәшчеләребез. Аларга һәрчак уңышлар юлдаш булуын телибез.

Болгарда узган Халыкара көрәш турнирында баш батыр булып Азәрбайҗаннан Җамал Фәйзиев калды. Җиңүчегә бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Фотолар: Сөмбел Таишева һәм Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ