Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә татар теленә игътибар артырмы?

Сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә, кафеларда сатучыларның «Добрый день» дип каршы алуларына без татарлар күптән гадәтләнгән инде. Сирәк күренеш булгангамы, ни өчендер, үз телебездә сәлам биргән хезмәт күр...

Сәүдә үзәкләрендә, кибетләрдә, кафеларда сатучыларның «Добрый день» дип каршы алуларына без татарлар күптән гадәтләнгән инде. Сирәк күренеш булгангамы, ни өчендер, үз телебездә сәлам биргән хезмәт күрсәтү вәкилләренә хәтта гаҗәпләнә дә башладык. Ләкин соңгы елларда клиентлар белән татарча аралашуга игътибар бирелә, эшмәкәрләр бу турыда уйлана башлады кебек. Татарстан булып Татарстанда читтән килгән кунакларны русчалатып каршы алсак, сатып алучыларның сорауларына татарча җавап бирмәсәк, теге яки бу оешманың имиджына тап төшәргә дә мөмкин бит.  2021 елда нәкъ менә ресторан бизнесы, җәмәгать туклануы һәм сәүдә оешмалары хезмәткәрләре өчен Казан мэриясендә  беренче тапкыр бушлай татар теле курслары оештырылган иде. Бу көннәрдә Казан башкарма комитетының тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге матбугат хезмәте быел да бу курсларның башлануы турында хәбәр итте.
 Дәресләргә махсус җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы һәм сәүдә оешмаларында эшләүчеләр йөри ала.  Курслар ике төрекемгә бүленә: татр телен өр-яңадан үзләштерергә теләүчеләр һәм телне өйрәнүдә башлангыч белемне алучылар өчен. Матбугат хезмәте белдергәнчә, 12 дәрес эчендә шәһәрлеләр тел, грамматик һәм сөйләм теленең нигезләрен,  кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы өлкәләрендә аралашырга, аңлашырга, туристлар белән уртак тел табарга, милли кухня һәм аш-су темасына иркен сөйләшергә өйрәнә алачаклар. Курсны тәмамлаучыларга махсус таныклык та тапшырылачак.
Якын киләчәктә түләүсез татар татар теле курслары кондукторларга, машина йөртүчеләргә дә тәкъим ителәчәк икән. Башкарма комитет хезмәткәрләре дә читтә калмаган, татар телен өйрәнергә теләк белдергән, дип белдерде матбугат хезмәте.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ