Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле яр буенда «Тормышка 10 000 адым» акциясе узачак

3  апрельдә Казанда Кабан күле яр буе территориясендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе кысаларында Скандинавия йөреше буенча ярышлар узачак.Акци...



3  апрельдә Казанда Кабан күле яр буе территориясендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе кысаларында Скандинавия йөреше буенча ярышлар узачак.







Акция Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдименә нигезләнгән, ул көн саен нормаль минималь физик активлык булсын өчен, 6 меңнән алып 10 мең адымга кадәр узуны күздә тота.
Чарада төрле яшьтәге теләүчеләр катнаша ала. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Старт алдыннан катнашучыларның артериаль кан басымын үлчәячәкләр, чара ахырында истәлекле сертификатлар тапшырачаклар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Тормышка 10 000 адым» акциясе 2015 елдан башлап илнең төрле мәйданчыкларында уза. Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешен сайлауга һәм алып баруга игътибар җәлеп итү, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ