Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театры бинасы кайда төзеләчәк?

Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзеләчәк.⠀Төзелеш өчен Халыкара конкурс үткәреләчәк. Объектны Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасындагы участокта планла...

Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзеләчәк.

Төзелеш өчен Халыкара конкурс үткәреләчәк. Объектны Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасындагы участокта планлаштыралар. ТР башлыгы ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сүзләренчә, театрның тышкы кыяфәтен генә түгел, ә функциясен дә үзгәртәчәкләр.

Театрның иске бинасы заманча таләпләргә туры килми, дип хәбәр ителә. Актерларга репетицияләр өчен урын җитми. Татарстан хакимияте белдерүе буенча, театр башкаладагы алдынгы тәҗрибәгә таянып төзекләндерелә.

Моннан тыш, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Галиәскәр Камал исемендәге театрның, Кабан күлен төзекләндерү аркасында,
бу урында кала алмавын әйтте.
Чыганак: tatnews.tatar.ru

Фото: photogoroda.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ