Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмының премьерасы булачак

10 майда Г. Камал театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмының премьерасы булачак.Әлмәндәр яңадан туган театр сәхнәсенә кайта һәм үзенең ду...

10 майда Г. Камал театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмының премьерасы булачак.
Әлмәндәр яңадан туган театр сәхнәсенә кайта һәм үзенең дусларын җыя, алар арасында Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина һәм башка артистларыбыз бар дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Тамашачылар игътибарына анимацион фильм гына түгел, ә шулай ук персонажларның эксклюзив интервьюлары, фильмны ясаган команда белән очрашу тәкъдим ителәчәк. Билетларны театр сайтында һәм кассасында сатып алырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ