Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариевлылар самокатта йөрергә чакыра

Кариев театрыннан кызыклы хәбәр: 23 нче апрель көнне 10:00 сәгатьтән алып 13:00 сәгатькә кадәр Кариев театры сезне язгы Казан буйлап самокатта йөрергә чакыра! Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике...

Кариев театрыннан кызыклы хәбәр: 23 нче апрель көнне 10:00 сәгатьтән алып 13:00 сәгатькә кадәр Кариев театры сезне язгы Казан буйлап самокатта йөрергә чакыра!
Габдулла Тукай музее белән берлектә “Ике Габдулла?” дип аталган театраль сәяхәт узачак. Үз заманында бу урыннарда Г.Тукай белән Г.Кариев (ике Габдулла) сәйран кылып йөрергә яраткан... Проектның максаты - Казанның Тукай белән бәйле урыннарын хәтердә яңарту, шагыйрьне яңа яктан ачу.
Тукай белән Кариев үз заманында әдәбият белән театрны бер чылбырда күргән. Әлеге проект кысаларында без дә төрле өлкәләрдән булган сәнгатькярләрне һәм, әлбәттә, театрларны берләштерергә булдык.
Фото: Кариев театры сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ