Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда гына тума, Татарстанда кирәгең чыга

Дөньяның төрле почмакларыннан булсалар да, алар: «Безнең Казан! Безнең Татарстан!» – дип, горурланып сөйлиләр. Хезмәт хакы алмасалар да, республикабызда милләтара татулык хөкем сөрсен өчен, көчләрен к...

Дөньяның төрле почмакларыннан булсалар да, алар: «Безнең Казан! Безнең Татарстан!» – дип, горурланып сөйлиләр. Хезмәт хакы алмасалар да, республикабызда милләтара татулык хөкем сөрсен өчен, көчләрен кызганмыйлар. Алар дуслыкның кадерен һәм көчен белә, бер-берсенең милләтен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Болар – Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы вәкилләре.
Әлеге оешманың җитәкчесе Тимур Кадыйров белән очрашу көнен авырлык белән билгеләдек, чөнки җәмәгать эшенә баш-аягы белән чумган егетнең сәгатьләп язылган көндәлегендә буш урыннар юк диярлек. Бу аңлашыла да. Тимур Кадыйров – Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, республикадагы төрле милләт яшьләрен берләштерүче һәм аларны яклаучы. Өстәвенә аның командасы берничә көннән зур масштабтагы форум уздыруга әзерләнәләр иде.
– Милләтара сәясәт, бер яктан, бик куәтле көч булса, икенче яктан, ялгыш адым ясасаң, теләсә кайсы вакытта өзелеп китүен сизми дә калуың бар, – ди һәр сорауга  җавабын уйлап кына бирүче  Тимур.
2013 елда Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр хәрәкәтләре вәкилләре җыелып, аерым бер оешмага нигез салу турында уйланалар. Бу максаттан шушы ук елның ноябрь аенда «Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы» республика милләтара яшьләр форумы оештырыла.Сүз уңаеннан, әлеге форум «2014–2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасына кертелгән. Нәтиҗәдә Татарстан халыклары Ассамблеясы канаты астында чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән төрле милләт яшьләре белән эшләүче, аларга аралашу һәм чаралар оештыру, милли телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау, үстерү өчен барлык шартларны тудыручы Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы барлыкка килә. 2014 елда ул рәсмиләштерелә.

Сүз белән түгел, эш белән...
Оешманың җитәкчесе итеп билгеләнгән Тимурга төрле милләт яшьләрен бер оешмага җыеп, алар белән эшли башлау җиңелләрдән булмаган, билгеле. Шунысы да бар: һәр милли-мәдәни автономия рәисе яшьләр оешмасы җитәкчесе сыйфатында үз вәкилен күрергә теләгән. Ләкин тора-бара уртак бурычлар барысын да җайга салган.
–Амбицияләр бездә һәрчак булды. Максатыбызга кечкенә адымнар белән акрынлап атладык. Без эшләмәдек, ә яраткан эшебез белән шөгыльләндек. Бүгенге көндә дә шулай. Бу юнәлештә без дәүләт тарафыннан каралган барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз, моңа башка яшьләрне дә өйрәтәбез. Республикада теләсә кайсы милләт вәкиленә үз-үзен үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип саныйбыз, – диде әңгәмәдәшем.
Еш кына Яшьләр Ассамблеясы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ул вакытта яшьләрнең мөстәкыйльлек алу теләген билгеле бер шик белән кабул ителүен искә ала.
– Моңа нәрсә сәбәп иде? – дип кызыксынам Тимурдан. Соравыма җавап биргәнче, ул башта мине төзәтте.
– Фәрит Хәйрулловичның сүзләрен дөрес искә төшердең, ләкин әйтеп бетермәдең, – ди. – Чөнки ул бу сүзләреннән соң һәрвакыт, яшьләргә мөстәкыйльлек бирү ул вакытта безнең тарафтан ясалган бик дөрес карар булды, дип тәкрарлый.
Юридик зат статусын алу, оешманың нинди юнәлештә барачагын сайлау хокукы бирә. Нәкъ менә әлеге мәсьәлә Ассамблея Советы әгъзаларында кайчандыр шик тудырган да инде: яшьләр дөрес юл сайлармы, канатланып һәм, олылар сүзенә колак салмыйча, «артык биеккә» күтәрелмәсләрме... Бу борчулар урынсыз, ә яңа статус үсеш, күпмилләтле яшьләр белән системалы эш оештыру өчен кирәк булуын егетләр-кызлар бер ел дәвамында «укытучыларына» төрле проектлар мисалында дәлилләгәннәр. Ә иң мөһиме: һәрвакыт бердәм булганнар, уйлары бары яхшылыкта икәнен сүз белән түгел, ә эш белән күрсәткәннәр.
–Яшьләр – төрле. Иң мөһиме: алар белән бер телдә сөйләшергә, үзләрен тиң күрергә, кызыксынуларын исәпкә алып эшләргә кирәк, – ди Тимур, заман яшьләре турында сөйләгәндә. – Дөнья бик тиз үзгәрә, аның белән бергә яшьләр дә. Татарстан халкы төрлелеге белән бай, яшьләрне дә бөтенесен «бер төскә буярга» ярамый, алар да бер-берсенә охшамаулары белән үзенчәлекле.

Илле яшьләр милли хәрәкәте
Халыклар дуслыгы лозунгы астында Яшьләр Ассамблеясы вәкилләре тормышларының бер өлешен милләтара дуслык һәм татулык мәсьәләләренә багышлаганнар. Бүгенге көндә оешманың эш күләме беренче елдагы белән чагыштырырлык түгел, дип сөйли оешма җитәкчесе. Сигез ел эчендә Яшьләр Ассамблеясы 10 меңнән артык төрле милләт яшьләрен берләштергән, зур масштабтагы йөзләгән милләтара чара оештырган, аларда дистә меңнән артык кеше катнашкан, ә соңгы ике елдагы онлайн чараларын 2 миллионнан артык тамашачы күргән. Хәзер милли-мәдәни автономияләрдән 30 яшьләр хәрәкәте оешма составына кергән, республиканың 20 районында оешма вәкиллекләре эшли. Бу – уртача алганда, милләтара дуслыкны саклау эше белән актив шөгыльләнүче 500 кеше дигән сүз.
– Үзеңнән чыгып, оешманың иң мөһим проектларын атап кит әле, – дигән үтенечемә әңгәмәдәшем башта тиз генә җавап бирергә ашыкмады.
– Беләсеңме, мин нинди дә булса чараны аерып әйтә дә алмыйм, барысын бер калыпка салу дөрес түгел. Чөнки һәрберсенең концепциясе, аудиториясе һәм бурычлары төрле, – дип аңлатты ул, ә соңыннан иң масштаблыларын атады. 
Төп проект – ул «Таба» яшьләр этнопроектлары форумы. Анда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны, милли тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар һәм идеяләр авторлары катнаша. Һәр катнашучы республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләр белән берлектә проектны җиренә җиткереп бетерә, өстәвенә партнёрлар һәм инвесторларны кызыктыра алса, форум барышында ук аларның ярдәменә ирешә.
 «Таба» форумының этномузыка фестивале халык җырларын төрле телләрдә заманча яңгырашта башкаручы яшьләр фольклор төркемнәрен җыя. Аларның иҗаты нәкъ менә яшьләр яратып тыңлаган музыка юнәлешләре белән бәйле: джаз, хип-хоп, панк, рок һәм башкалар. Фестиваль аша аны оештыручылар халыкларның мәдәнияте бай һәм актуаль икәнен, аны тамашачыга кызыклы итеп биреп булуын күрсәтәләр.
«Этностартап форум» – этник компонентлы бизнес төзүче яшь эшмәкәрләр өчен. Чараның максаты – эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерергә булышу һәм бизнесны милли юнәлештә дә алып барырга мөмкин булуны күрсәтү. Мисалга, быел форумда катнашкан бер егет төньяк халыкларының телләрен саклап калу максатыннан, гади тәрҗемә кушымтасы гына түгел, ә «Алиса» тавыш ярдәмчесе кебек, интеллектуаль система уйлап тапкан. 
«Чит ил студенты» фестивале, «Дөнья энҗесе» матурлык һәм талант конкурсы, «Татарстанның мәдәни мозаикасы» фестивале, «МУВИ» форум театры... Бу исемлекне әле бик озак дәвам итәргә була. Әлеге чараларның ни дәрәҗәдә кызыклы һәм масштаблы булуын, нинди җылы атмосферада узуын бары тик үз күзләрең белән күргәннән соң гына тулаем аңларга мөмкин.
Яшьләр Ассамблеясы турында, җыр-биюгә корылган чираттагы оешма икән, дип уйлаучылар нык ялгыша. Республиканың югары уку йортларында дөньяның 120 дән артык  иленнән 19 мең студент белем ала. Бу яшьләргә яңа җирлеккә җиңел ияләшергә ярдәм итү йөзеннән, оешма комплекслы эш алып бара: һәр ел әлеге студентлар белән очрашулар оештыра, Россия Федерациясе территориясендә кабул ителгән кагыйдәләр белән таныштыра, иҗтимагый эшчәнлеккә өнди һәм милләтара дуслыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлата. Патриотик һәм спорт юнәлешендәге чаралар да бихисап.
– Безнең чаралардан соң оешмабыз вәкилләре танылган «йолдызлар» булып киткән очраклар да бар. Мисалга, респуб-
лика районнарында Яшьләр Ассамблеясы турында белеп бетермәскә мөмкиннәр, ә менә безнең оешмабыз активисты, Африканың Конго иленнән китеп, Татарстанда татарча җырлар башкаручы Оливер Мукендины ишетмәгән, күрмәгән кеше юктыр, – ди Тимур.
 Чит-ят җирдән Татарстанга
Килешәсездер, республикабыз гына түгел, чит төбәк һәм илебез яшьләре өчен оештырылучы әлеге масштаблы проектлар шәп яңгырыйлар, бик үзенчәлекле һәм кызыклылар да. Бу чараларны ниндидер акыл ияләре тәкъдим итә, дип уйлый күрмәгез. Чынлыкта әлеге проектлар – шушы гади иҗтимагый оешма егет-кызларының идеяләре. Үзләре белән кыскача гына таныштырып та китим әле.
Мария Стуклова Мордовия Республикасының Саранск шәһәреннән. Әти-әнисе аның икенче шәһәргә китеп югары уку йортына керүенә каршы булса да, ул 2014 елда Татарстанга килә һәм Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә этномузыка юнәлешендә укырга керә.
– Беренче елны миңа Казанда барысы да чит булып күренсә дә, соңыннан иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә кереп киттем һәм тугры дуслар таптым, – дип искә ала ул яңа шәһәрдәге беренче уку елын.
«Яшь кадрлар резервы» конкурсында катнашканда, Мариягә нинди дә булса чара оештырырга кушалар. Ул күпмилләтле квест уйлап таба һәм аны уздыру өчен Яшьләр Ассамблеясына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шул чакта оешма җитәкчесе Тимур Кадыйров аны үз командасына чакыра.
– Мин шундый тату командага эләгүем өчен язмышыма рәхмәтлемен. Яшьләр Ассамблеясы – гаилә, һәм ул минем тормышымда иң төп урыннарның берсен биләп тора, – ди мордва кызы.
Оешма командасы составында аңа күп кенә республикакүләм фестиваль һәм проектларны тормышка ашыруны ышандырып тапшырганнар. Ә 2020 елда ул Татарстан Республикасы Президентының 400 мең сум күләмендәге сертификатына ия булган. Моннан тыш, Мария – составына  татар, башкорт, керәшен һәм мордва кызлары кергән һәм 7 төрле телдә чыгыш ясаучы «Зәкәрия» күпмилләтле фолк-төркеме солисты. Бу төркемнең оешуына  өч кенә ел булса да, ул төрле дәрәҗәдәге  конкурсларда җиңәргә һәм, моннан тыш,  800 мең сумнан артыграк ике грант отарга да өлгергән. Бүгенге көндә кызлар респуб-
лика шәһәрләре һәм районнарында  чыгышлар ясыйлар. 2021 елда төркем «BEZ» тәүге музыкаль альбомын чыгарган.
Диләрә Дамар Төркиядән. Татарстанга ул әти-әнисе белән күченгән. Үзенең Истанбулда белем аласы килсә дә, әнисе аны кире күндергән.
– Моның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен, – ди Диләрә. –
 Шәһәр мине бик җылы каршы алды. Монда әнием ягыннан туганнар да күп, шуңа күрә җайлашырга кыен булмады.
Яшьләр Ассамблеясына ул уйламаганда гына, Яшьләр көненә багышланган зур чарага катнашканнан соң кушылып киткән. 
– Яшьләр Ассамблеясы бик күп вакытымны ала. Ләкин аның аша мин яңа танышлар таптым,  тәҗрибә  тупладым, үзгәрдем һәм үз-
үземне ачтым, – ди кыз.
Быел Диләрә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Россия грантлар конкурсында җиңү яулаган һәм үз этнофорумын уздыр-
ган. Моннан тыш, чит ил студентлары өчен «Дөнья яшьләре» респуб-
лика проектын  тормышка ашырган.
 Президент игътибары алга өнди
Яшьләр Ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров үзе Үзбәкстаннан, 2005 елда Татарстанга югары белем алу максаты белән килә һәм монда кала. Мөгаен, ул вакытта уңыш казану, республикада гына түгел, илебез төбәкләрендә дә билгеле булган оешманы җитәкләү турында башына да китермәгәндер.
– Татарстан Республикасының элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның бик дөрес сүзе бар: «Кайда гына тума, Татарстанда кирәгең чыга». Бу дөрестән дә шулай. Бүгенге көндә һәркем кем булырга, ни белән шөгыльләнергә теләвен үзе сайлый, чөнки үсеш өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм, дип төгәл әйтә алам.  Гаиләм, дусларым, зур һәм тату командам бар, оешмабызның башлангычларын хуплап торалар. Ничек шундый гармониягә ирештемме? Мөгаен, бу – дөньяны яхшы якка үзгәртәсе килү теләге белән янганга, тормыштан бары тик позитив эзләүгә нигезләнгәнгәдер, – ди яшь җитәкче.
Сүз уңаеннан, 2021 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясына «Республиканың гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен» премиясен  тапшырды.  Оешма өчен бу – зур казаныш. Егетләр һәм кызлар, республикада милләтара тынычлык һәм татулыкны саклау буенча алып барылган эшне җитәкчелек шулай бәяләвен күреп, яңа үрләргә омтылачаклар.

Диләрә Батршина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ