Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайда сез, геройлар

“Татмедиа”ның брифинглар залында журналистларның ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкчелегендәге рәсми төркеме белән узган очрашуда “Безнең заман геройлары”ның җәмәгать премиясе һәм яшь ге...

“Татмедиа”ның брифинглар залында журналистларның ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкчелегендәге рәсми төркеме белән узган очрашуда “Безнең заман геройлары”ның җәмәгать премиясе һәм яшь геройлар форумы турында сүз барды.
“Безнең заман геройлары” проекты Татарстан территориясендә  үз эшен 2013 елдан бирле  дәвам иттерә.  Проект   көндәлек тормышта героик  гамәлләр кылган  кешеләргә  җәмәгатьчелекнең игътибарын  җәлеп итү өчен  юнәлгән.  Кемнеңдер тормышына хәвеф янаганда батырлык һәм ир-егетләргә хас тәвәккәллек күрсәтүне таләп иткән кискен хәлләрне игътибарсыз  калдырмаучыларга адресланган.  Тормышта җәмәгатьчелек  башлангычында   бик еш мәрхәмәтле, якты гамәлләр кылган, шулай ук көченә карап,  үз эшчәнлегендә  көн саен  республика иминлеге   һәм аның халкы өчен чын батырлыклар эшләүчеләргә багышланган.  Андый батырлар безнең республикада күп, әмма еш кына  алар киң җәмәгатьчелеккә билгесез  кала.   Проектның максаты –  яшьләргә үрнәк булган шундый батырлыклар турында     республика халкының хәбәрдарлыгын арттыру. “Безнең заман геройлары” үрнәгендә  республика халкының уңай  образын  тудыру. 
2016 елдан  проект республика премиясе форматында тормышка ашырыла.  2016 елның 9 декабре  –  Ватан геройлары көненнән, Татарстанның  Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм ТР  Архив эшләре дәүләт комитеты   ярдәмендә,  “Безнең заман геройлары” премиясе  булдырыла. 12 татарстанлыга тәүге премияләр тапшырыла.  2019 елдан ул ике номинациядә – 17 яшькә кадәрле яшь геройларга  һәм 18 яше тулып киткән өлкән яшьтәге батырларга бирелә башлый.
Быел  “Безнең заман геройлары”ның  җәмәгать премиясен тапшыру һәм “Яшь герой” форумы Яшьләр эшләре федераль агентлыгы  ярдәмендә уза.  Бүләкләү тантанасы  2022 елның 8 декабренә планлаштырылган. Агымдагы елда премияләр Украинаның азат ителгән җирләрендә  эшчәнлек алып барган  волонтёрларга  биреләчәк. Премияләрне тапшыруны  һәм форумны  “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” Бөтенроссия  җәмәгать оешмасының Татарстан бүлеге  оештыра. Герой исеменә кандидатлар тәкъдим итү 31 октябрьгә кадәр  дәвам итә. Җирле оешмалар, геройларыгызны барлагыз!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ