Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан ата-аналары мәктәп туклануын 10 баллдан 4,2 гә бәяли

"ПромРейтинг" тикшеренү агентлыгы Казан укучыларының ата-аналары арасында формалашкан "Мәктәп туклану системасын кабул итү аспектлары" темасы буенча үткәрелгән сорашып белешүнең оештырган, сорашуда 60...

"ПромРейтинг" тикшеренү агентлыгы Казан укучыларының ата-аналары арасында формалашкан "Мәктәп туклану системасын кабул итү аспектлары" темасы буенча үткәрелгән сорашып белешүнең оештырган, сорашуда 600 ата-ана катнашкан.
“Шунсы кызык, материалның чыгуы шәһәр хакимиятенең ата-аналарга туклану сыйфатын контрольдә тоту эшендә активрак катнашырга чакырулары белән туры килде. Катнашучылар үз сүзен әйтте, без бу мәгълүматны туплап, анализладык”, - дип хәбәр итә агентлык.
«ПромРейтинг» белгечләренә мәктәптә туклану системасы консерватизм һәм технология ягыннан берләшүе белән кызыклы булып чыккан. Дистә еллар буена пирожки, макарон белән котлет, чәй кебек ризыклар мәктәптләрдә туклану стандарты булып килә. Шул ук вакытта туклану системасы елдан-ел инновацион яңарышлар дулкынын кичерә, өстәвенә, иҗтимагый активистлар тарафыннан һәрвакыт уңай бәяләнми. Боларны исәпкә алып, ситуация яхшыга яки начарга үзгәрдеме? Сораштыру нәтиҗәләре аша, белгечләр гади ата-аналарның актуаль позициясен ачыклап, хәлне аңларга тырыштылар.
Тикшеренүнең төп нәтиҗәләре:
- Казан ата-аналары балаларының тукландыру белән канәгать булуы уртача 10 мөмкин булган балл 4,2 баллны тәшкил итә.
- Ата-аналарының 30% ы ризыкның тәмен мәктәп укучыларын тукландыруда өстенлекләр арасында беренче урынга куя.
- Казан әти-әниләренең 20% тан артыгы балаларга ашарга урындагы мәктәптә әзерләүләре яисә башка җирдән алып килүләре турында белми.
- Ата-аналар мәктәп туклану системасы белән бәйле уңай факторларның берсе итеп карта белән түләү мөмкинлеген, ризыкның тиешле температурада булуын, куркынычсызлыгын һәм файдалы булуын атый.
- Казанның мәктәп туклану системасының төп негатив яклары – ризык сайлау мөмкинлеге әз булу, җиләк-җимеш җитмәү, меню һәм реаль ассортимент арасындагы аерма зур булу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ