Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан белгече «Ел китапханәчесе – 2022» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова «Ел китапханәчесе – 2022» Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе...

ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова «Ел китапханәчесе – 2022» Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе булып танылды. Аны «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә иң яхшысы дип таныдылар.
Г.Закирова оешманың Казан филиалында 2001 елда китапханәче булып эшли башлый, ә 2010 елда оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеген җитәкли.
Г.Закирова 2018 елда, Мәскәүдә тиешле белем алганнан соң, югары категорияле тифлокомментатор була. Шул вакыттан алып ул республиканың һәм Россиянең башка субъектларының мәдәни киңлегенә тифлокомментарийлар кертү белән шөгыльләнә. Татарстан, Мәскәүдән соң мәдәният учреждениеләрендә мондый хезмәт күрсәтелгән беренче төбәк булды.
Г.Закирова инклюзив һәм үтемле мәдәни мохит булдыруга, күрмәүчеләрне һәм начар күрүчеләрне мәдәни кыйммәтләргә якынайтуга, социаль-мәдәни киңлеккә яңа хезмәтләр кертүгә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китапханә-мәгълүмат хезмәтен күрсәтүнең һәм тормыш эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртуга багышланган төрле проектлар һәм программалар авторы булып тора, дип хәбәр итә ТР Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе матбугат хезмәте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ