Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан фаҗигасендә һәлак булучыларны соңгы юлга озаталар

Бүген матәм көне. Әлеге сәгатьләрдә Республика суд-медицина экспертизасы бюросыннан 175 нче гимназиядә коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларны күмәргә озаталар. Андагы хөкем сөргән авырлыкны, кара ка...

Бүген матәм көне. Әлеге сәгатьләрдә Республика суд-медицина экспертизасы бюросыннан 175 нче гимназиядә коточкыч фаҗигадә һәлак булучыларны күмәргә озаталар.
 Андагы хөкем сөргән авырлыкны, кара кайгы баскан йөзләрне күреп,  сүз белән әйтеп аңлатып, күз яшен тыеп калып булмый торгандыр. Бар халык елый. Морг территориясе полиция хезмәткәрләре белән әйләндереп алынган. Бары туганнарга гына керү рөхсәт ителгән.Урында якыннарын югалтучыларга психологлар ярдәме күрсәтелә. Бүген ике һәлак булган укытучыны Константиновкада һәм Самосыровода , балаларны Балык Бистәсе, Биектау, Курган һәм Мөслим зиратларында күмәчәкләр.
Республика балалар клиник хастаханәсендә узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов  республика хакимияте һәлак булганнарны җирләү өчен чыгымнарны  үз өстенә алачак дип вәгъдә иткән иде.«Барлык түләүләр, җирләү мәсьәләләрен үзебезгә алабыз, бу эшне оештырабыз. Бу очрак буенча миңа барысын да һәрдаим хәбәр итәчәкләр. Мәктәптәге хәл вице-премьер күзәтүе астында. Без тагын бер тапкыр барысын да тикшерәчәкбез һәм бер гаиләне дә читләтеп үтмәячәкбез», – диде Президент.
11 майда 9:30 тирәсендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев Фәйзи урамында гимназия бинасына ишекне шартлатып бәреп кергән иде. Вахтер тиешле төймәгә басарга, ә директор барысына да кабинетларда бикләнергә дип хәбәр бирергә өлгергән. Галәвиевка берничә дистә кешене атып үтерү өчен 8 минут вакыт җиткән. 14-15 яшьлек 7 укучы һәм ике укытучы һәлак була. 18 кеше – хастаханәдә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: «БИЗНЕС online»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ