Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан – иң тәмле шәһәр

18-19 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында  “Тәмле Казан” дип аталган гастрономия фестивале була.Әлеге фестиваль – шәһәребез халкы  һәм башкалабыз кунакларының  иң яраткан һәм көт...

18-19 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында  “Тәмле Казан” дип аталган гастрономия фестивале була.
Әлеге фестиваль – шәһәребез халкы  һәм башкалабыз кунакларының  иң яраткан һәм көтеп алынган чараларның берсе.  2018 елда фестиваль  “Russian event awards” вакыйгалы туризм өлкәсендә “Гастрономик туризм өлкәсендәге иң туристик вакыйга” номинациясендә  Россиянең милли премиясен - Гран-при алган иде.
“Тәмле Казан” фестивале  инде алтынчы тапкыр уза. Ел саен үзенә 50 меңнән артык кунак кабул итә, бәйрәмдә 100  предприятие катнаша, арада шәһәрнең иң танылган рестораннары,  гастрономия ризыгы җитештерүчеләр, фермерлар, җәмәгать туклануы индустриясе   эшлеклеләре бар.
Тәмле фестивальнең үтү урыны – Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан.  2 көн дәвамында иртәнге 10 нан кичке 9 га кадәр  кунакларны , тәмле ризыклар белән сыйланудан кала,  милли коллективлар чыгышлары,  конкурслар,  әйдәп баручы шеф - ашчылардан мастер-класслар алу һәм башка бик күп сөенечләр көтелә. Иң мөһиме – килми калмагыз!
 
    Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ