Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар мәдәнияте үзәге ачылды

Кооператив институтта Милли мәдәният үзәге эшли башлады. Аны танылган журналист Флера Абдуллина җитәкләячәк. Бүген үзәк тантаналы рәвештә ачылды. Н.Ершов урамында урнашкан Казан кооператив институтынд...

Кооператив институтта Милли мәдәният үзәге эшли башлады. Аны танылган журналист Флера Абдуллина җитәкләячәк. Бүген үзәк тантаналы рәвештә ачылды. 
Н.Ершов урамында урнашкан Казан кооператив институтындагы Татар мәдәнияте үзәгенә мәгариф, фән, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әһелләре чакырулы иде. Бәйрәмгә  Равил Фәйзуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Хатыйп Миңнегулов, Индус Таһиров, Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев, Нәҗип Нәккаш һәм Фарсель Зыятдинов, иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды. Милли мәдәният үзәге концепциясе белән кунакларны югары уку йортының ректоры Алсу Нәбиева таныштырды.
Биредә музей да оешкан. XIX-XX гасыр Коръәне, шамаилләр, картиналары һәм фоторәсемнәр —  барлыгы 60 экспонат һәм 20 репродукция бар.
«Күңелле, якты очрашу булды. Мондый милли мәдәният үзәкләре башка югары уку йортларында да ачылса, яхшы булыр иде. Казан кооператив институтында «100 татар» дип исемләнгән альбом-китап чыгарганнар. Анда татар милләтенең данлы уллары һәм кызлары турында мәгълүмат тупланган. Кол Гали, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Аяз Гыйләҗев, Нурихан Фәттах, бүгенгеләрдән Индус Таһиров, Роберт Миңнуллин һәм башка зыялар турында белешмәләр табып була», – дип уртаклашты халык шагыйре Равил Фәйзуллин, ачылу тантанасыннан кайтканнан соң.
Милли мәдәният үзәгендә студентлар өчен татар теле курслары оештырылачак. Бүгенге көндә институтта 5 000 нән артык кеше югары белем ала.
Фото: kazan.ruc.su

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ