Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремлендә «Абыйлар һәм сабыйлар»

Рус телендә «Присутственные места»* дип аталган җир элекке заманнарда дәүләт учреждениеләре урнашкан урынны белдергән. Андый әһәмиятле нокталар Казанда  берничә булып, шуның берсе Кремль биләмәлә...

Рус телендә «Присутственные места»* дип аталган җир элекке заманнарда дәүләт учреждениеләре урнашкан урынны белдергән. Андый әһәмиятле нокталар Казанда  берничә булып, шуның берсе Кремль биләмәләрендә.  Дөрес, аны без үскән чорда, тарихчылардан кала, борынгы исеме белән йөртүче башка кешеләр булмагандыр. Хәер, Спас манарасы ягындагы капкадан килеп керүгә уң яклап галәмәт озын итеп салынган ул бинаның эчтәлеге инкыйлабтан соң да барыбер элеккечә калды. Анда Авыл хуҗалыгы, Сәламәтлек, Мәдәният министрлыклары һәм хөкүмәтнең бүтән рәсми органнары эшләде.  Алты ел элек бинаны бушаттылар, һәм биредә  музейлар, күргәзмә заллары, лекторий заллары булачак дип игълан ителде. Колачлы төзекләндерү эшләреннән соң,  2021 елның декабрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында  борынгы бина, төзәтелеп, бизәлеп, кабат ишекләрен ачты.
Кемнәр аның рәхәтен күрә икән дип уйланып барганда, беренче каттагы күрсәтмә тактага күзем төште: «Абыйлар һәм сабыйлар» остаханәсе. Керик әле, күрик. Борынгыдагыча эшләнгән калын агач ишекне төртеп ачуга, сине чын-чынлап  борынгыдан калган чуен баскыч каршы ала. Ә аннан төз сынлы, мөлаем йөзле хатын-кыз төшеп килә. Таныштык. Илсөяр Хафизова бер ел инде шушында өлкәннәр һәм балалар өчен ачылган һөнәрчелек үзәген җитәкли икән. Исемен дә, эчтәлегенә туры китереп, «Абыйлар һәм сабыйлар» дип куйганнар.

– Илсөяр Илсуровна, мондый кызыклы һәм файдалы фикер кем башына килде? – дип сорамыйча булдыра алмадым, кулларына брелок, пенал, тасма беләзек, бизәкле такта кисәкләре кебек, үз иҗат җимешләрен тоткан балаларның остаханәдән ата-аналары белән бергәләп чыгып килүләренә күз төшереп.  Күренеп тора: сабыйларның шатлыклары эчләренә сыймый. Кайберләре шунда ук  икенче дәрескә язылырга ашыга.
– Дөресен әйткәндә, яңартылган бинада нинди проектлар тормышка ашырылуы турында сүз барганда, анда  һөнәрчелек студиясе дә ачу кирәклеген Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич үзе кузгаткан,–  дип сөйләп китте Илсөяр ханым. – Аның нигезенә Тихоновлар тәҗрибәсе салынды. Алар –  уен форматында үзләре Kidspace дип атаган  балалар һөнәр шәһәрчеге оештырган кешеләр. Өч бала үстерүче бу гаилә берничә ел дәвамында сабыйлар аудиториясен җәлеп итү, алар белән вак-төяк әйберләр эшләүдә зур тәҗрибә туплаган.  Аларны яңартылган бинаның  эчен төрледән-төрле эчтәлек белән  тутыруга багышланган киңәшмәгә чакырдылар.  Шул очрашудан соң Алексей Тихонов ата-аналар, малай һәм кызларны уртак мавыгу белән берләштерүче яңа проект тәкъдим итте. Республика җитәкчелеге Кремль эчендә  балаларны җәлеп итәрлек шундый урын булуын бик теләгән иде. Теләкләрнең туры килүе сәбәпле, остаханәләребездә эш кайнап тора.
– Һөнәр үзәгенең исеме дә күңелгә ятышлы икән.
– Аны уйлап табу өчен коллективта бергәләп баш шәрифләрен эшләтеп алырга туры килде. Кемнеңдер теленнән сабый сүзе ычкынды. Аңа, рифмалашып, абый сүзе килеп ялганды. Исемебез, чынлап та, тирән мәгънәгә ия.  Ул өлкәннәрнең тәҗрибәсен – балаларга тапшыруны, балаларның креатив уйларын өлкәннәргә «йоктыру»ны күздә тота.  Безнең коллектив зур түгел – өлкән мастер, арт-менеджер һәм берничә педагог. Эш ата-аналар һәм балаларның активлыгы белән гөрләп бара, дияргә була.
– Үзегезне бирегә нинди җилләр ташлады?
– Мин 40 ел банк-финанс өлкәсендә эшләдем. Ә бервакыт акча-кредит мәсьәләләреннән туеп, үземне яраткан шөгылемә багышларга булдым. Шул рәвешле Farolero проектына килеп эләктем һәм Казан буйлап иммерсив экскурсияләр белән идарә итә башладым. Фаролероның нәрсә икәнен чамалыйсыз инде.
– Әйе, Казанда сирәк кенә иммерсив тамашалар була. Бу –  тамашачы театрлаштырылган шоуда үзе катнаша дигән сүз.  Диана Сәфәрова үз театрында Анна Каренинаны шундый ысул белән сәхнәләштерде дип беләм.
– Иммерсив экскурсияләрнең дә асылы шуңа охшаш: туристлар  Казан урамнары, Иске Татар бистәсе, Кремль  биләмәләре буйлап театрлаштырылган  сәфәр кылалар.  Махсус сәхнә киемнәре кигән артистлар аларга шәһәр турында кызыклы тарихлар сөйлиләр, аның кайбер серләрен ачалар. Сәфәрдә катнашучыларның үз өсләрендә мантия-плащлар булуы әлеге төнге экскурсияләрне әкияткә әйләндерә.
Мин бу эшчәнлектә  клиентлар менеджерыннан проект җитәкчесе вазифасына кадәр үстем. Безне социаль  челтәрләр аша белделәр.  Әкренләп стартапларны  кыздырырга өйрәндем. Мин үзем дә сәяхәтләр яратам. Бигрәк тә ил буйлап сәфәр кылулар ошый: Санкт-Петербург, Мәскәү, Сергиев Посад, Ярославль, Подмосковье, Түбән Новгород – мин үткән калалар. Кызыклы идеяләр нәкъ менә сәяхәтләр вакытында туа. Шул кызыксынучанлыгым һәм эшем мине «Кидспейс»  һөнәрчелек үзәгенә алып килде дә инде. Тихоновлар гаиләсе миңа  иҗади осталык классларын  җитәкләүне тәкъдим иткәч, ике уйлап тормадым. Хәзер артка борылып карыйм да баш-
аягым белән яңа юнәлешкә чумуым өчен шатланып туя алмыйм. Минем бу эшчәнлегемне гаиләм дә хуплый.  Ундүрт яшьлек улым  моңа кадәр пычкы тота,  агач эшкәртү кораллары белән эш итә белми иде. Шушында өйрәнде һәм хәзер үзе ярдәмләшергә әзер.
– Казанга килүче туристлар  арасында бала-чага иярткәннәре дә аз түгел.
– Ел әйләнәсенә Казанга илнең төрле кыйтгаларыннан туристлар агыла. Чынлап та, аларның шактые, бигрәк тә каникуллар вакытына,  сәфәргә  балалар белән чыга. Әти-әниләре тарихи һәйкәлләр белән танышкан арада сабыйларны калдырып тору өчен Кремльдә аларга мавыктыргыч эш белән шөгыльләнерлек урын тәкъдим итү ике як өчен дә файдалы. Балаларның һөнәр үзәгендә ясаган эшләре  тузан җыеп ятмас дип уйлыйбыз, алар осталар ярдәмендә көнкүрештә  кулланырга яраклы булып чыгалар.  Балалар арасында  «һөнәр каникуллары» вакытында биредәге барлык төр өйрәнүләрне узып, осталыкларын тагын да  камилләштерергә омтылучылар байтак. Биредә аларга эшләү өчен генә түгел, яшьтәшләре белән танышып, дуслык урнаштыру, хәтта каршыдагы кафеда  тамак ялгап алу өчен дә шартлар бар.
Ихтыяҗ  тәкъдим  тудыра,  диләр. Безнең очракта ул аеруча рас туры килеп тора. Хәзер бер-ике сәгатьлек дәресләр белән генә чикләнеп калмыйча,  «һөнәр каникуллары»  программасы әзерләдек. Тагын бер форма бик популярлашып килә: туган көннәрен үзенчәлекле итеп үткәрергә теләгән кызлар һәм малайлар безгә дусларын җыеп киләләр. Эшебезнең нәтиҗәсен биредә бер булган кешенең кабат килүенә карап билгелибез. Ул, ел фасылына карап, 50–70 процент  тәшкил итә. Яңа проект өчен бу – бик яхшы күрсәткеч.
– Хәзер баласының, гаджетлардан аерыла алмыйча, чынбарлыктан виртуаль тормышка күчеп яшәүләре өчен көенмәгән ата-ана юктыр. Шул ук вакытта аларны өйдә нинди дә булса һөнәргә өйрәтү мөмкинлеге юк. Бөтен кеше дә  моның өчен кирәкле корал сатып  алырга теләми, булган коралны тота белмәгән яки теләмәгән әтиләр шулай ук аз түгел. Әниләр исә, кул эше тотарга вакыт юк, дип зарланалар.
– Без гаиләләрне менә шул четерекле хәлдән коткарырга әзербез.  Биредә балаларны техник яктан мавыктыру гына түгел, аларның фикерләвен үстерү мөмкинлеге дә бар. Өч остаханәдә   һөнәрләрнең һәр төре өчен  кораллар җитәрлек. Мастерларыбыз безгә килгәндә, аларның исемнәрен дә белмәгән кызлар һәм малайларның  әкренләп мавыгып китүләренә үзләре дә гаҗәпләнәләр. Малайларны, билгеле, бигрәк тә агач белән эш итү кызыксындыра. Стеналарга эленеп куелган борынгы коралларны да шаккатып карый алар. Йөз ел элек кул пычкысының тешләрен ничек каерганнар һәм кайраганнар? Дәрес вакытында менә шундый сорауларга да җавап алына. Аның өчен кирәк булган коралны кулга тотып карау мөмкинлеге дә бар. Ә экраннардан төрле мәгълүмати фильм-роликлар күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, Татарстанда нинди агачлар үсә һәм аларның кайсылары  нинди  әйбер ясау өчен яраклы. Үзебездәге кошлар турындагы видеолар кызыклы булу белән бергә файдалы да. Ул балаларның биология, әйләнә-тирә мохит, экология турындагы белемнәрен ныгыта.
– Сезнең белән сөйләшеп торганда, ярдәмчегезнең мастер-класслар каталогы җибәрүенә игътибар иттем. Әниләр көнендә, Яңа елда бүләк итү өчен бик матур букча, карандаш савытлары үрнәкләрен күрәбез. Нинди дәреснең нәтиҗәле һәм имин буласын кем билгели?
– Сынап карау дәресләрен үз балаларыбыз белән уздырабыз. Алар анда, кулланмалар ясау белән бергә, дәрес барышын тикшерүдә дә катнашалар. Беренче килүчеләргә 5 мастер-класс тәкъдим ителә. Бүгенге көндә без аларның 40 төрен үткәрергә әзер. Яшь чикләве дә бар: 7+ һәм 10+. Бусы иминлек  турында кайгыртудан чыгып билгеләнде. Дәресләрнең озынлыгы да төрлечә: 1–2 сәгатьлеләре дә, көн буена сузылган программалар да каралган. Төп теләк:  бала теләп килсен һәм теләп шөгыльләнсен. Мастер-классларның барысы да табигый чималдан тормышта кулланырлык сыйфатлы әйбер эшләү белән төгәлләнә. Күннән эшләнгән  брелок, салфетка өчен маяк рәвешендәге савыт– боларны кемгә генә бүләк итсәң дә бит кызарырлык түгел. Моннан тыш, без оешмалар соравы буенча корпоратив бүләкләр дә әзерлибез. Балаларны башланган эшне ахырына кадәр дәвам итәргә өйрәтү  бик әһәмиятле. Мәсәлән, ир-ат киемен элеп кую өчен файдаланыла торган идән басма элгече. Агач өлешләре дә булганлыктан, ун яшьтән өлкәнрәк балаларга  аны ясау өчен дүрт дәрес кирәк. Балта эше дәресләренең дәрәҗәсе бик югары. Агач  эше, кулланма гамәли сәнгать буенча мастер-класс-
ларны үз һөнәренең остасы Василий Фирсов алып бара. Күп очракта кадрларны Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесыннан һәм Казан мәдәният һәм сәнгать институтыннан чакырабыз.
Шуны истә тотарга кирәк: башлангыч   күнекмә алу  – шәп нәрсә,  ләкин аны дәвам итмәсәң, ул юкка да чыгарга мөмкин.
-------------------------
*1765 елгы янгыннан соң Казанның генераль планын эшләргә карар кылына. Ул бурыч Санкт-Петербург һәм Мәскәү комиссиясенә тапшырыла. Нәтиҗәдә шәһәрнең ун төп урамын үзәккә тоташтырган җилпәзә рәвешендәге яңа картасы барлыкка килә. Сенат  шәһәрнең генераль   планына төгәллек кертү өчен Казанга архитектор Василий Кафтыревны  җибәрә. Кремль биләмәләрендә аның проекты буенча Губерна канцеляриясе буларак төзелгән  бина  безнең гасырга кадәр килеп җиткән. 

Сөмбел ТАИШЕВА


Автор фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ