Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә укучыларны эвакуацияләгәннәр

Казанның 18 нче номерлы мәктәбендә шартлаткыч барлыгы турындагы хәбәр аркасында укучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Аларны урамга чыгарганнар. Уку йортында дәресләр туктатылган.  Бу...

Казанның 18 нче номерлы мәктәбендә шартлаткыч барлыгы турындагы хәбәр аркасында укучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләгәннәр. Аларны урамга чыгарганнар. Уку йортында дәресләр туктатылган.  Бу хакта КAZANFIRST интернет порталында хәбәр ителә.


Шулай ук 169 нчы номерлы мәктәп, 7 нче номерлы гимназия, 19 нчы номерлы һәм 171 нче номерлы гимназия, Иннополис лицее укучыларын эвакуацияләгәннәр.
122 нче мәктәбенә дә шикле шалтырату килгән. 884 баланы янәшәдә урнашкан «Тасма» стадионына җибәргәннәр. Әлеге урында кинологлар эшли, дип хәбәр ителә Киров һәм Мәскәү районнары матбугат хезмәтендә.


Балаларга куркыныч янамый. Алар белән аларның сыйныф җитәкчеләре.


Казан Мэриясенең телеграмма-каналында хәбәр ителгәнчә, һәр уку йортында махсус хезмәтләр эшли, алар хәбәрләрне тикшерә. Барлык балалар һәм хезмәткәрләр оператив тәртиптә эвакуацияләнгән.


Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ