Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучысын «Кызыл мәйдан» VII китап фестивале көтә

3 – 6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» VII китап фестивале узачак. Быел ул чарада Казан шәһәренең 149 нчы лицееның 1 нче сыйныф укучысы Әмир Шакиров катнашачак. Ул А.С. Пушкинның ««У лукоморья дуб зелён...

3 – 6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» VII китап фестивале узачак. Быел ул чарада Казан шәһәренең 149 нчы лицееның 1 нче сыйныф укучысы Әмир Шакиров катнашачак. Ул А.С. Пушкинның ««У лукоморья дуб зелёный.. » шигырен татар телендә укырга җыена.
Традицион мәйданчыкларда «сәнгать әдәбияты», «балалар һәм уку әдәбияты», «Нон-фикшн», «Россия төбәкләре», «электрон китап», «антиквар һәм букинистик китап», «Мәскәү — китапханә», «Ватан тарихы», «музей линиясе», «эшлекле мәйдан» һәм, әлбәттә, «төп сәхнә» һәм «Кече сәхнә» кә килүчеләрне лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, паблик-токлар һәм, әлбәттә, яраткан авторлар белән очрашулар көтә, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.
Быел аның онлайн һәм офлайн форматында узуы сәләтле кешеләргә катнашырга юл ачачак.
Әмир Шакировның чыгышы белән видеоролик фестивальнең Мәскәүдәге Кызыл мәйданда куелган экраннарда трансляцияләнәчәк һәм РФ халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды тарафыннан тәкъдим ителәчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ