Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан яшь тамашачы театры инклюзив лаборатория оештыра

1 майдан 7  майга кадәр Казан яшь тамашачы театрында «Хәрәкәт театрында пластик-когнитив стиль» инклюзив театр лабораториясе ачылачак. Нәтиҗәдә Александр Волковның «Волшебник» повесте мотивлары б...

1 майдан 7  майга кадәр Казан яшь тамашачы театрында «Хәрәкәт театрында пластик-когнитив стиль» инклюзив театр лабораториясе ачылачак. Нәтиҗәдә Александр Волковның «Волшебник» повесте мотивлары буенча пластик спектакль эскизы күрсәтеләчәк.
Импровизация һәм динамик композицияне режиссёр Наталья Попова һәм ассистентлар Елена Попова һәм Анастасия Пингачева тәкъдим итәчәк. Казан яшь тамашачы театрының режиссёр-педагогы, «Создавая театр» лабораториясенең сәнгать җитәкчесе Дарья Гуськова куелыш эскизының режиссёры һәм проектның кураторы булып тора.
Программага шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне социомәдәни тернәкләндерү проблемаларын тикшерү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре, «Круг» социаль-иҗади реабилитациянең структур бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Попованың лекцияләре кертелгән. Лекцияне ата-аналар, педагоглар һәм тамашачылар тыңлый ала. Теләге булганнар өчен дәресләрне онлайн трансляцияләү оештырыла. Бу вакыйгага теркәлү соңрак ачылачак, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ