Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачты

Тарих һәм журналистиканы берләштергән медиапроектны ай ярым вакыт эчендә яхшылап эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның б...

Тарих һәм журналистиканы берләштергән медиапроектны ай ярым вакыт эчендә яхшылап эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.
Казанда эшләүче журналистлар төркеме «Миллиард.татар» сайтын ачты. Бу турыда сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендә хәбәр итте.
«Без бүген «Миллиард.татар» дип аталган сайтыбызның тест версиясен ачтык. Проект идеясен Россиядә «татар тормышы энциклопедиясе» дип атыйбыз. Биредә татарларның үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары тупланган. Ай ярым чамасы вакыт эчендә сайт тулыланыр һәм киң катлам укучыларының тарих белән кызыксынуларын канәгатьләндерә алыр дип өметләнәбез», — диде Арслан Минвәлиев.

Аның сүзләренчә, яңа мәйданчыкның төп принцибы — Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән бар кеше өчен дә ачык булу.
«Идеалда ул Россиядә рус булмаган халыклар өчен интеллектуаль лабораториянең әлегә буш булган киштәсен тулыландыра. Гади генә әйткәндә, бу милли тормышка юнәлтелгән гайд-парк, яңача Звезда Поволжья» кебек», — ди ул һәм яңа басманың официоздан да, төрле милләттәге маргиналлардан да бер үк ераклыкта булуын ассызыклый.

Ләйсән НӘҖИПОВА

Фото: скриншот

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ