Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда үзмәшгульләр өчен форум узачак

30-нчы һәм 31-нче август көннәрендә Казанда үзмәшгульләр өчен форум узачак. Эшлекле программада катнашудан тыш, эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итә алачак.Шәһәр көнендә Бауман урамында Та...

30-нчы һәм 31-нче август көннәрендә Казанда үзмәшгульләр өчен форум узачак. Эшлекле программада катнашудан тыш, эшмәкәрләр ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итә алачак.
Шәһәр көнендә Бауман урамында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе янында ярминкә узачак, анда кулдан эшләнгән сувенир продукция, фермер товарлары, күн эшләнмәләре, милли бизәнү әйберләре тәкъдим ителәчәк. Мастер-классларда белгечләр барлык теләүчеләрне прәннек ясарга, каеннан эшләнмәләр үрергә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәтәчәк. Ярминкә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Эшлекле программа лекторий форматында эшмәкәрләр һәм экспертлар катнашында 31-нче август көнне узачак. Катнашучылар студентлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган затлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында үзмәшгульлекне үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачак. Лекторий 31-нче август көнне 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак.
Лекторийдә катнашу өчен гаризаны 28-нче августка кадәр социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. 
Мондый форматтагы чара икенче тапкыр уза. 2020 елда үзмәшгульләр ярминкәдә 900 мең сумлык продукция саткан. Чараны ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге һәм «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра.
Бүгенге көндә Татарстанда 141 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ