Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен сайладылар

«Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зона этабы узды. Җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Хәзер алар республ...

«Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Татарстан Республикасында балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2021» республика конкурсының зона этабы узды. Җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Хәзер алар республика конкурсы финалында ТР башкаласын тәкъдим итәчәк.
Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча финалга биш конкурсант чыкты. Аның составына ТР мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, ТР балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Казан шәһәре Думасы секретаре Альбина Рафикова керде.

Идел буе районының 100-нче номерлы мәктәбенең технология укытучысы Наталья Корнеева һәм Совет районының 161-нче номерлы мәктәбенең физик культура укытучысы Светлана Чугунова зона этабында җиңүчеләр булды.
«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсы Татарстанда 2012 елдан бирле үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 350-дән артык кеше катнашкан. Тәрбиячеләр җәмәгать башлангычларында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнар белән эшлиләр. Һәр аерым очракта яшүсмер тарафыннан кылынган хокук бозу характеры, аның яше, һәвәслеге һәм башка шартлар, шулай ук балигъ булмаганнарның ризалыгы исәпкә алына. Хәзерге вакытта Казанда авыр яшүсмерләр белән 401 җәмәгать тәрбиячесе эшли, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Социаль өлкә бүлекчәләрен координацияләү һәм аларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге. 
(kzn.ru)
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ