Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче тапкыр йортсыз хайваннарга ярдәм итү фестивале узачак

20 һәм 21  майда Казанда беренче тапкыр WOOF йортсыз хайваннарга ярдәм итү буенча хәйрия фестивале узачак. Анда шәһәрлеләр йорт хайваннарын өйләренә ала алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең мат...

20 һәм 21  майда Казанда беренче тапкыр WOOF йортсыз хайваннарга ярдәм итү буенча хәйрия фестивале узачак. Анда шәһәрлеләр йорт хайваннарын өйләренә ала алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Күргәзмәдә барлыгы 30 эт һәм 60 мәче тәкъдим ителәчәк. Хайваннар сәламәт, стерильләштерелгән һәм социаль җайлаштырылган. Йорт хайваннарын килешү буенча бирәләр, шуңа күрә үзең белән паспорт алырга кирәк. Шулай ук теләүчеләр ризык һәм амуниция, пеленка һәм мискалар китерә ала, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Ак Барс Арена» стадионында этләр күргәзмәсе 20  майда, мәчеләр 21  майда узачак. Фестиваль 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр үткәрелә, керү ирекле булачак.
«Ника» йортсыз хайваннарга ярдәм фонды оештыручы булып тора, фестиваль Президент грантлары фонды ярдәме белән узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ