Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Гөлнара Тимербулатова иҗатына багышланган вокаль-инструменталь музыка концерты үтте

15 мартта композитор Гөлнара Тимербулатова иҗатына багышланган вокаль-инструменталь музыка концерты үтте. Биредә авторның төрле музыка кораллары өчен иҗат иткән әсәрләре яңгырады. Фортепиано, кларнет,...

15 мартта композитор Гөлнара Тимербулатова иҗатына багышланган вокаль-инструменталь музыка концерты үтте. Биредә авторның төрле музыка кораллары өчен иҗат иткән әсәрләре яңгырады. Фортепиано, кларнет, флейта, виолончель, домра, ксилофон - барысы бер сәхнәдә чыгыш ясаган беренче концерт әле бу, ди оештыручылар.

Искиткеч башкаручылар, кызыклы программа, зал тулы тамашачы. Казан шәһәренең төрле музыка мәктәпләрендә укучы балалар һәм аларның укытучылары катнашында әзерләнгән бу матур концерт һәркемнең күңеленә хуш килде.
"Мин бик шат, без алга баруыбызны дәвам итәбез һәм бу әле башлангычы гына. Дөресрәге, яшь башкаручылар өчен академик музыка юнәлешендә безнең иң грандиоз тарихыбызның дәвамы, " - дип сөйләде Гөлнара ханым үзе.
Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ