Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Горький+» яңа мәдәни фестивале узды

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале узды. Аның кысаларында төрле мәйданчыкларда, шул исәптән ачык һавада 70 төрле чара булды.Фестиваль Моссовет исемендәге башкала театрының «...

2 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда «Горький+» сәнгать фестивале узды. Аның кысаларында төрле мәйданчыкларда, шул исәптән ачык һавада 70 төрле чара булды.

Фестиваль Моссовет исемендәге башкала театрының «Васса» спектакле белән ачылды. Ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә кәрсәтелде. Ә форумның хедлайнеры диеп 3 июньдә узган «Рождение человека» симфоспектаклен әйтергә мөмкин. Анда танылган альтист Юрий Башмет җитәкчелегендәге камера оркестры Эдвард Григ музыкасын уйнады, ә фестивальнең арт-директоры Миронов, театр һәм кино актрисасы Александра Урсуляк бу аккомпанемент астында Горький хикәяләрен укыды. Спектакльнең режиссеры Марина Брусникина.

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов та ТР Милли Китапханәсенең Күргәзмәләр залында үз проектын тормышка ашырды. «Әлиф» иҗат берләшмәсе биредә «На дне» пьесасыннан монологларга нигезләнгән «Горький татарин» спектаклен тәкъдим итте. Төп рольдә актер, режиссер Илнур Гарифуллин чыгыш ясады.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ