Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда кабат зур спорт чарасы көтелә

ТАССРның 100 еллыгына багышланган уеннар башкалада 20-27 август көннәрендә узачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләд...

ТАССРның 100 еллыгына багышланган уеннар башкалада 20-27 август көннәрендә узачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республика спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.
«БДБ илләренең беренче уеннарын уздыру хокукын яулавыбыз белән горурланабыз. Беренчедән, Җәйге Универсиада, Судагы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанны танытырга мөмкинлек биргәндер. Казанда бөтен спорт корылмалары инде әзер, шуңа бәйләп яңа чаралар уздыру өчен өстәмә чыгымнар кирәкми. Казанны оештыру сәләте белән дә таныттык», – диде спикер.
Бәйсез дәүләт берлегенең 11 иленнән Казанга килгән 14-23 яшьлек 1026 спортчы 21 спорт төре буенча көч сынашачак. Чараны үткәрүгә Россия һәм башка илләрдән 150 волонтер җәлеп ителәчәк.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ