Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премияләр тапшырылды

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.Оештыручылар әйтүенчә, бу уку е...

Татар теле һәм әдәбиятыннан IХ Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.
Оештыручылар әйтүенчә, бу уку елында Каюм Насыйри исемендәге премия өчен 17 гариза, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия алыр өчен 10 гариза кабул ителгән булган.
Каюм Насыйри премиясенә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы һәм «Казан педагогика көллияте» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе педагогы, Язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шәрифуллина лаек булды.
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге республика премиясенә Яшел Үзәннең 5 нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе коллективы, Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Зарипова лаек дип табылды.
Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар телен үстерү, аны камилләштерү, саклап калу мәсьәләләренә төрле яклап игътибар күрсәтүен билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен әйтте.

"Татар-информ" материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ