Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Каюм Насыйри укулары үтте

25 мартта Казан шәһәренең 81 нче рус-татар урта мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XX Төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укулары үткәрелде. 6 республика, Россиянең 5 төбәге һәм 18 районнан – барысы 400...

25 мартта Казан шәһәренең 81 нче рус-татар урта мәктәбендә Каюм Насыйри исемендәге XX Төбәкара яшүсмерләр фәнни-эзләнү укулары үткәрелде. 6 республика, Россиянең 5 төбәге һәм 18 районнан – барысы 400 дән артык эш җибәрелгән. 

Укуларның максаты  –  сәләтле балаларны ачыклау һәм интеллектуаль мөмкинлекләрне үстерү һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Анда 9–11  нче сыйныф укучылары катнашты. Укулар түбәндәге секцияләрдә үткәрелде::
– «Татар теленең стиль үзенчәлекләре»;
– «Татар прозасы һәм драматургиясе»;
– «Татар шигърияте һәм телдән халык иҗаты»;
– «Хәзерге заман рус теле һәм әдәбияты»;
– «Туган якны өйрәнү» (татар һәм рус телләрендә);
– «Хәзерге җәмәгатьтә экология проблемалары»;
– «Икътисад – гадәти вакыйгаларга яңа караш»;
– «География – чиксез дөнья»;
– «Математика һәм физика»;
– «Биология һәм химия»;
– «Кеше тормышында цифрлы технологияләр»;
– «Декоратив-гамәли сәнгать".

Укулар ике этапта үткәрелде: беренче этапта эшләр кабул ителде, секцияләр буенча бүленде һәм рецензентлар тарафыннан бәяләнде. Секцияләр буенча тикшеренү эшләрен бәяләү, сайлап алу һәм рецензияләү өчен һәм катнашучыларның чыгышларын бәяләү өчен, фән докторлары, фән кандидатлары һәм югары уку йортлары хезмәткәрләре арасыннан жюри әгъзалары җәлеп ителде.

Йомгаклау тантанасы "Созвездие - Йолдызлык" арт-резиденциясендә үтте. Көндезге этапта катнашучылар арасында 72 укучы I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Калганнарга укуларда катнашучыларның дипломнары тапшырылды.

Таһир Сабирҗанов, Фәния Лотфуллина


Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ