Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Осталар урамы барлыкка килгән

Мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы – Казанда 2433 урам исәпләнә. Алар 1973 исемдә. Мондый аерма булу – шәһәрнең үзендә һәм аның бистәләрендә бер үк исемне йөрткән адаш урамнар булуда. Ә инд...

Мәгълүматларга караганда, Татарстан башкаласы – Казанда 2433 урам исәпләнә. Алар 1973 исемдә. Мондый аерма булу – шәһәрнең үзендә һәм аның бистәләрендә бер үк исемне йөрткән адаш урамнар булуда. Ә инде шәһәрдә яшәүче бер кешегә туры килгән урам саны күрсәткече буенча Казаныбыз халкы миллионнан артык булган Россиянең унбиш шәһәре арасында өченче урында. Тик якын арада бу күрсәткечләрнең үзгәрү ихтималы бар. Чөнки Казан мэриясе порталында башкалабызның Идел буе һәм Совет районнарында ун яңа урам барлыкка килүе хакында хәбәр бар.
Идел буе районындагы «Брайт-парк» торак массивындагы яңарак барлыкка килгән урамга Альп урамы исеме бирелгән.
Калган яңа урамнарның тугызы Совет районы территориясендә булачак. Аларның сигезе – Төньяк Чабакса торак массивында. Андагы бу урамнар Покровская, Каретная, Осталар, Млечная, Земная, Безмятежная, Тыйнаклык исемнәрен йөртәчәк. Ә «Солтанай» торак массивындагы яңа урам «Каенлык аллеясы» исемле булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ