Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Төрки дөнья фәннәр академияләре берлеге Генераль Ассамблеясы утырышы узачак

Татарстан Фәннәр академиясе төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль Ассамблеясы рәисе булды. Шуңа күрә Генераль Ассамблеяның VII утырышы Казанда узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәг...


Татарстан Фәннәр академиясе төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль Ассамблеясы рәисе булды. Шуңа күрә Генераль Ассамблеяның VII утырышы Казанда узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.




Алдагы утырыш 14–15 апрельдә Алматыда узган. Катнашучылар төрки дәүләтләр арасында фәнни хезмәттәшлекне тирәнәйтү перспективалары, шул исәптән экология, су ресурсларын рациональ куллану, заманча технологияләрне үстерү, яшел энергетика һәм башка өлкәләрдә уртак фәнни-тикшеренү программалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, төрки халыкларның гомуми тарихын, телләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде.
Чарада галимнәр, югары уку йортлары ректорлары, Казахстан, Азәрбайҗан, Россия, Төркия, Монголия ведомстволары вәкилләре, шулай ук Будапешттагы төрки дәүләтләр оешмасы вәкиллегенең башкарма директоры Янош Ховари катнашты.
Рәислек Кыргызстан  Республикасыннан Татарстан Фәннәр академиясенә күчте.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ