Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда VII Республика этноконфессиональ  фестивале узачак

Милли костюмнар көне уңаеннан 11 сентябрьдә Казанда  Камал театры каршындагы мәйданда VII Республика этноконфессиональ  фестивале узачак. Бәйрәмгә Татарстанның сәхнә осталарыннан кала, Самар...

Милли костюмнар көне уңаеннан 11 сентябрьдә Казанда  Камал театры каршындагы мәйданда VII Республика этноконфессиональ  фестивале узачак.
Бәйрәмгә Татарстанның сәхнә осталарыннан кала, Самарадан «ЭтРусски», Ижаудан «Шулдыр Жыт», Саранскидан «Морденс» кебек танылган этно-фольклор төркемнәрнең, татар эстрадасының популяр артисты Илсия Бәдретдинова һәм Чувашиянең атказанган артисты  Алексей  Московскийның чыгышлары  көтелә.
Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм  Казан шәһәре башкарма комитеты белән берлектә оештырыла. Бәйрәмне  Татарстанның рәсми сайты аша  онлайн  форматта да карап булачак.
Килгән кунаклар, тамаша кылып кына калмыйча, халык осталары ясаган әйберләрдән оештырылган күргәзмә-ярминкәдән истәлек бүләкләре дә алып китә алачак.
                                                     Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: Татар конгрессы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ