Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшәүче ханым «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Казаннан Светлана Кириллова «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе – 2022» бөтенроссия конкурсының көмеш призёры булды. Ул Совет районының 159 нчы  лицеенда пешекче булып эшли, дип хәбәр итә Казан...

Казаннан Светлана Кириллова «Мәктәп ашханәсенең иң яхшы пешекчесе – 2022» бөтенроссия конкурсының көмеш призёры булды. Ул Совет районының 159 нчы  лицеенда пешекче булып эшли, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.

Конкурста Светлана Кириллова, башка шәһәрләрдәге коллегалары белән бергә, WorldSkills таләпләре нигезендә мәктәп менюсы ризыкларын әзерләгән. Нәтиҗәләрне ресторан бизнесы белгечләре бәяләгән. Казан пешекчесенең призлы урыны – тырышып эшләү нәтиҗәсе, ди алар. 
Моннан тыш, 159 нчы  лицей командасы «Иң яхшы мәктәп ашханәсе – 2022» бөтенроссия конкурсында катнаша. Сынау нәтиҗәләре буенча Казан белгечләре бүген 24  ноябрьдә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында узачак суперфиналга катнаша. 159 нчы лицей «Миллионлы шәһәрнең иң яхшы мәктәп ашханәсе» номинациясендә чыгыш ясаячак.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ