Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм итүдә гаепләнүчегә карата чик кую чарасын озайтты. Тикшерүчеләр аны тикшерү изоляторында калдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте һәм судтан аны кулга алу вакытын тагын өч айга озайтуны сорады, гаепләнүче моңа каршы килмәде. Ул 11 августка кадәр тикшерү изоляторында калачак.
Җиде баланың һәм ике укытучының гомерен өзгән фаҗига узган елның 11 маенда булган иде.
«Татар-информ»