Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 281 мәгариф учреждениесендә коймалар алмаштырылачак

2022 елда Казанның 281 мәгариф учреждениесендә коймалар алмаштырылачак. Моның өчен 992,2 млн сум акча тотылачак. Бу турыда социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департамент...

2022 елда Казанның 281 мәгариф учреждениесендә коймалар алмаштырылачак. Моның өчен 992,2 млн сум акча тотылачак. Бу турыда социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Пётр Королев хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, 244 объектта эшләр тәмамланган, диярлек. Тулысынча ноябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Казанда барлыгы 533 мәгариф учреждениесе эшли: 169 мәктәп, 312 балалар бакчасы һәм 654 бинада урнашкан 52 өстәмә белем бирү оешмалары. Шул ук вакытта аларның 40 % ында киртәләр тиешенчә ясалмаган яки бөтенләй булмаган. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров:  «Мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендәге коймалар – каприз түгел, ә без үтәргә тиешле норматив таләп», – дип ассызыклады.
Ул: «Авария бригадаларына оператив рәвештә килүегезне һәм көн дәвамында яки икенче көнне барысын да торгызуыгызны сорыйм», – дип белдергән мэриядә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ